Теге елгы концертларга Гүзәлем белән Салават Чаллыда үз өйләрендә әзерләнгән булган. Репетицияләр дә шунда барган. Ә хәзер зур состав булгач алай барып чыкмый, дип елмаялар алар. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, сәхнәдә бер юлы 15 кеше чыгыш ясаячак.
"Cафари" төркеменең җитәкчесе Дмитрий Понамарев төркеменең талантлы музыкантлары белән таныштырды:
- Без интернациональ төркем. Бездә немец та бар, башкорт, украин, удмурт, татарлар да бар. Алар барысы да зур тәҗрибә туплаган, музыканың нәрсә икәнен аңлап, тәмен белә торган кешеләр. Басистыбыз Сайбель легендарь "Сак-сок" төркеменнән. Гитаристыбызның исеме Ричард, ләкин репетицияләрдә без аны Ришат дип йөртәбез. Күңелле яшибез, - дип елмая ул.
Салават аның сүзен дәвам итеп:
- Араларында бөтенләй татарча аңламаганнары да бар. Аларга җыр текстын тәрҗемә итеп бирәбез. Шул рәвешле алар татар телен өйрәнә.
Концерт темасыннан кайтып, үзләре, яшәешләре турында да сөйләделәр. Салават Миңнехановның намазга басканы берәүгә дә сер түгел. Әлеге вакыйгадан соң ул туй мәҗлесләрен, туган көннәрне исерткеч эчемлекләрсез генә үткәрергә ярата икән:
- Әйдәгез хәләл итеп үткәрәбез. Без сезгә шушындый күләмдә ташлама тәкъдим итәбез, дип әйтәм. Һәм күпләр ризалаша, - ди ул.
Гастрольләр туры 2 нче ноябрьдән Мөслим районныннан башланып китәчәк. Җанлы музыка тыңлап, кызыклы концерт программасы карыйсыгыз килсә - рәхим итегез. Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов сезне көтеп кала!
Комментарийлар