16+

Салават Миңнеханов: "Гүзәлем өйдән куып чыгарырмы?"

Салават Миңнеханов тормыш иптәше Гүзәлемнең туган көненә оригиналь бүләк әзерләгән. Тик җырчы бүләген хатынына күрсәтергә шикләнә. “Ошармы икән, яки өйдән куып чыгарырмы?” - ди Салават.

“Кер үтүкләү тактасы – Гүзәлемнең хыялы. Телефон, айфон – баналь бүләкләр. Гүзәлем бу бүләккә бик сөенер дип ышанам”, - ди җырчы.

“Гүзәлем минем туган көнемә перфоратор бүләк иткән иде. Менә хәзер аның да туган көне якынлаша. Мин аңа тагын да яхшырак, оригиналь бүләк ясарга булдым. Ничек уйлыйсыз, ошармы икән, яисә сразу өйдән куып чыгарырмы?” - дип язган Салават инстаграмда. 

Моңа карата төрле фикерләр язганнар: “Юморист”, “Шәп бүләк бит”, “Синнән көтмәгән идем”, “Бик кирәкле әйбер”, “Һәр хатын-кызның хыялы”, “Куып чыгармый, Гүзәлем – акыллы хатын бит ул”, “Моңа тагын өстәмә бүләк кирәк” һ.б.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading