Шәһри Казан

Әсхәт – кабат кияү егете

«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Журналист кызыксынуым белән, моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттым: - Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу....

«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Журналист кызыксынуым белән, моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттым:
- Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә Айгөл туй күлмәген киеп, балаларны да бәйрәмчә киендереп куйган. Мин дә югалып калмадым, шкафтан кәчтүм-чалбарымны алып, кияү роленә кердем. Тиз генә фотога да төштек. Иң шатландырганы: Айгөл туй күлмәгенә сыйды, димәк, тазармаган!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: