16+

Сиринә Зәйнетдинова: "Үземне начар хис итәм"

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова җәйнең ничек узуы һәм киләчәккә зур планнары белән уртаклашты.

Сиринә Зәйнетдинова: "Үземне начар хис итәм"

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова җәйнең ничек узуы һәм киләчәккә зур планнары белән уртаклашты.

“Декабрь аенда Казанда концерт куярга җыенам, Аллаһы боерса. Хәзерге вакытта репертуар өстендә эшлим, яңа җырлар туплыйм. Концерт белән районнарга чыгу теләге бар. Зур сәхнәгә тәүге тапкыр 2002 елда чыктым. Сәхнәдә иҗат итүемә 20 ел була икән...

Быелгы җәйгә хәйран калдым. Мондый эссе җәйне яратмыйм, эсседә үземне начар хис итәм. Гыйнвар уртасында тугангамы, кышкы салкында тун, итек киеп шыгырдап торган кардан йөрергә яратам. Быел безнең Нурлат якларында яңгыр бик аз яуды. Ләкин шулай да җиләк-җимешкә уңдык. Кайнатмалар әзерләдек, кышка кыяр тозладык. Буш вакытымда мин гел әти-әни янына кайтырга тырышам. 

Тагын бер яңалыгым: быел кызым Эльвина унберенче сыйныфка укырга бара. Аллаһы теләсә. Хыялы – җырчы булу. Көне-төне уенда җыр, юынганда да, дәрес хәзерләгәндә дә гел җырлый ул”, - дип сөйләде безгә Сиринә Зәйнетдинова.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading