16+

Сөмбел Билалова белән сәхнәдә ни булган?

Казан шәһәр филармониясе артистлары “Золушка” әкиятенең заманча һәм музыкаль версиясен сәхнәләштерде. Бу проект татар артистларын бөтенләй башка яктан ачты.

Сөмбел Билалова белән сәхнәдә ни булган?

Казан шәһәр филармониясе артистлары “Золушка” әкиятенең заманча һәм музыкаль версиясен сәхнәләштерде. Бу проект татар артистларын бөтенләй башка яктан ачты.

Артистлар ике составка бүленеп уйный. Тамаша җыр һәм бию белән бергә үрелеп бара. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызыклы булган бу әкият рус телендә тәкъдим ителә. Ике көн дәвамында "Золушка" Казанның "Чулпан" мәдәният үзәгендә булды.

Золушка ролен уйнаучы җырчы Сөмбел Билалова белән кичә спектакль вакытында көтелмәгән хәл булган.

“Хәзер елмаеп искә алсам да, сәхнәдә бер дә көләсе килмәде. Күз алдына китерәсезме, спектакль вакытында бал күлмәгенең эләктергече ватылды. Миңа шок булды! Нишләргә? Башта башлы энә белән эләктердек. Шул килеш берничә тапкыр сәхнәгә чыгып кердем. Өченче чыгуымда бау табып, күлмәкне шуның белән бәйләп куйдылар. Ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!

Әле бит биергә дә кирәк иде. Мин залга артым белән бик борылмаска тырыштым. Тамашачыларның сизмәвенә шатландым, ләкин үзем бик нык борчылдым. Актерның эше шундый: син теләсә нинди ситуациядә роль башкаруыңны дәвам итәргә тиеш. Мин шулай эшләдем дә. Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле”, - дип язган Сөмбел Билалова.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading