16+

Тагын бер артист әти булырга җыена!

Бәби-бум дәвам итә: татар эстрадасында тагын бер артист әти булырга җыена! 

Тагын бер артист әти булырга җыена!

Бәби-бум дәвам итә: татар эстрадасында тагын бер артист әти булырга җыена! 

Җырчы Илназ Хәнәфиев тиздән икенче тапкыр әти булачак. Илназ белән Альбина кызларына энекәш алып кайтырга җыена. Шулай итеп, Хәнәфиевләрнең көтеп алынган нәсел дәвамчысы туачак, Аллаһы боерса!

“Әти гаиләдә бер генә бала. Хәнәфиев фамилиясе белән башка бер туганы да юк. Без - өч бала, өч малай. Ике абыйның да икешәр кыз, минем - беренчесе кыз. Әтинең гел “фамилия югала инде" дип эче пошты. Ниһаять, икенчегә малай көтәбез! Улыбыз март ахыры яки апрель башында туачак, Аллаһы теләсә”, - ди Илназ.

Кызларына 7 майда 3 яшь тулачак икән. “Өй тулы "үгез"! Хатынның туган көне - 4 май, кызныкы - 7 май, минеке - 8 май”, - дип көлә җырчы.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading