Татар эстрадасының талантлы җырчысы Эльнара Ганиева әни булды.
“1 август көнне 18:57 сәгатьтә Мәскәүнең бала тудыру йортында улыбыз дөньяга килде. Авырлыгы – 3680 грамм, буе – 52 см. Хәлебез яхшы, Аллаһка шөкер. Хастаханә дә бик әйбәт, табиблар да үз эшенең чын осталары”, - диде Эльнара.
Әлегә сабыйга исем сайламаганнар.
Исегезгә төшерәбез, Эльнара Ганиева - җырчы Динара Ряхимованың бертуган апасы.
0
Комментарийлар