16+

Таныклыксыз гына машина йөртүче Алсу Фазлыева: «Азат бик яхшы инструктор»

Җырлы-моңлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мәскәү күреп, сәяхәт итеп кайтырга булганнар.

Таныклыксыз гына машина йөртүче Алсу Фазлыева: «Азат бик яхшы инструктор»

Җырлы-моңлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мәскәү күреп, сәяхәт итеп кайтырга булганнар.

"Башка елларны гел чит илләргә чыга идек. Быел, яңа фатирыбызда ремонт эшләре бару сәбәпле, ялларыбызны авылда гына үткәрергә туры килде. Ләкин вакытыбызны бушка уздырмадык, ике якка да кайтып, эшләр эшләдек, ял иттек. Тик шулай да күңел яңалыкка, сәяхәткә омтыла. Менә уйладык-уйладык та Мәскәүгә билетлар алып кайттык. Үзебез белән Аяз улыбызны да алачакбыз. Чәршәмбе көнне иртә таңнан китеп, бик күп урыннарны күреп, көнендә үк кире әйләнеп тә кайтырга уебыз бар", – диде Алсу "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Моннан тыш, Алсу тагын бер күптәнге хыялын тормышка ашырып йөри - ул машина йөртү таныклыгы алырга укый башлаган. "Бу бик зур, җаваплы адым һәм моңа максатчан рәвештә килдем дисәм дә була. Узган ел күземә операция ясаткан идем. Бер ел үткәч, машина йөртергә өйрәнә башладым. Дөрес, машина руле артына гел дә утырганым юк дип әйтә алмыйм. Әмма әлегә таныклыгым юк иде. Азат бик яхшы инструктор. Ул киңәшләре белән гел ярдәм итеп тора", - диде җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading