16+

Тапшыру эфирга чыкмады: "Иртәнге чәй" алып баручыларына ни булган?

Бүген “Болгар радиосы” эфирында “Иртәнге чәй” тапшыруы булмады. Октябрь аеннан яңа сезон башлаган тапшыру күптөрле яңалыклар, сәхифәләр ачкан иде. Чынлап та, ни булган соң? Радиотыңлаучылар борчыла башлагач, без бу мәсьәләгә ачыклык керттек.

“Рөстәм белән Индира авыру сәбәпле, бу атнада “Иртәнге чәй” эфирга чыкмаячак. Алар икесе дә ОРВИ белән чирли. Алып баручылар бер атна карантинда булачак. Иртәнге эфирда әлегә башка алып баручыларыбыз эшләячәк”, - диде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, “Иртәнге чәй” тапшыруын Рөстәм, Индира һәм Илнар алып бара. Тапшыру эш көннәрендә, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр 06:00-10:00 сәгатьтә эфирга чыга.

Эльвира ШАКИРОВА
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading