Сиринә бу хакта әйтмәс тә иде, чөнки ул үзе турында сөйләргә яратмый, артык тыйнак ул. Әмма җырчының аксап йөрүен күргәч, ни булганын сөйләттек.
- Нурлатка кайткач, аяктагы бармагымны сындырдым. Аш бүлмәсендә әти белән сөйләшкән мәл. Ул утырган килеш чәй эчә, мин басып торам. Шулчак борылып китмәкче идем, әти утырган урындыкка ялгыш бармагымны бәрдем. Травмпунктка барып тикшерткәч, бармак сынган булып чыкты. Табиб “гипс белән йөрисезме?” дип сорады. Мин сайлау мөмкинлеге булгач, гипстан баш тарттым, чөнки аның белән хәрәкәтләнергә кыен булыр иде. Аяк табаны туры булсын өчен табиб бармагымны гипс кебек каты предмет белән бәйләде. Әлегә шулай аксап йөрим, - дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.
Сиринәнең тизрәк савыгуын, йөгереп йөрүен телибез!
Лена РӘХИМОВА
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/nvr-nurgaliev-kaygydan-sheshg-reldn-allam-saklasyn
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар