16+

Салават урынына - Элвин Грей, ике “барс” алган Азалия Зиннәт, яки “Татар җыры” 2016 ниләр белән шаккаттырды?

17 декабрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә унҗиденче тапкыр "Татар җыры" халыкара эстрада фестивале үтте. Быелгы "Татар җыры" да шаккаттырмый калмады. Аеруча фестивальдә Салават Фәтхетдиновның булмавы гаҗәпләндерде.

Салават урынына - Элвин Грей, ике “барс” алган Азалия Зиннәт, яки “Татар җыры” 2016 ниләр белән шаккаттырды?

17 декабрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә унҗиденче тапкыр "Татар җыры" халыкара эстрада фестивале үтте. Быелгы "Татар җыры" да шаккаттырмый калмады. Аеруча фестивальдә Салават Фәтхетдиновның булмавы гаҗәпләндерде.

Оештыручылар сүз биргәнчә, "Татар җыры" төгәл 17 сәгатьтә башланып китте. Ләкин халык кына мондый төгәллеккә ияләшмәгән күрәсең, беренче җырларда тамашачы үз урынын эзләде. Хәтта "Ак хыяллар" җыры белән тамашаны ачып җибәргән Айдар Галимов чыгышын да репетиция дип кабул иттеләр бугай. Айдар Галимов гадәттә, тамашаның икенче өлешендә генә җырлый иде бит.

Фестивальнең дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, берничә министр, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Рәзил Вәлиев бар иде. Алып баручылар үзгәрмәгән.

- Бу вазыйфаны "Татар җырын" 19 яшеннән алып барган Гөлназ Сәфәрова һәм Минтимер Шәймиев иң үрнәк татар егете дип әйткән мин - Айваз Садыйровтан да яхшырак кем башкарсын инде?! - дип аңлатты моны "тыйнак" Айваз.

Традиция буенча, «Татар җыры» яшь башкаручылар чыгышы белән башланып китте. Фестиваль заманында Иркә, Илназ Бах, Алинә Шәрипҗанова, Мөнир Рахмаев, Раяз Фасихов кебек танылган җырчыларга фатиха биргән иде. Быел "Яшьләр проекты", "Ел ачышы" номинацияләрендә беренче "Алтын барс"ларын Рамил Закиров, Гөлназ Батталова, Алимә Сафина алды. Шулай ук Руслан Зөлкәрнәев, Лилия Хәйруллина, Сөмбел Билалова, Алсу белән Азат Фазлыевлар да тәүге тапкыр "барс"лы булды.

Фазлыевлар гаиләсе өчен 2016 ел аеруча уңышлы булган. Олы уллары Аяз беренче сыйныфка, төпчекләре балалар бакчасынакиткән, ә Алсу машина йөртү таныклыгы алган. Яңа ел алдыннан гаилә яңа фатирга да күченеп өлгергән инде. Айваз Садыйров "барлык банк карточкаларыннан парольләр Алсуда сакланган вакытта, бу гаилә беркайчан да таркалмый" дип шаяртып, җырчы гаиләне сәхнәгә чакырды.

- Бездә барысы да уртак. Хезмәт хаклары да уртак кассада, кем күпме тели, шуның кадәр акча ала. Быел ТМTV музыкаль премиясенә дә ия булдык. Хәзер менә "барс"ыбыз бар. Яңа фатирда барлык статуэткаларыбыз өчен кунак бүлмәсендә пыяла киштә әзерләп куйдык, - диде Азат Фазлыев.

Иң зәвыклы ир-ат башкаручы дип мәскәүле Айрат Сафин танылды. Иң зәвыклы хатын-кыз дип узган ел "Татар җыры" сәхнәсенә 500 меңлек күлмәк киеп чыккан Азалия Зиннәт билгеләнде. Бу исемне ул өченче ел рәтттән ала инде, фамилиясе дә "зиннәт"ле бит. Азалия үзе исә зәвыклылык тышкы кыяфәттә генә түгел, ә эчке дөньяда да чагылырга тиеш, ди.

Җырчы зәвыклы, мәгънәле җырлары белән дә аерылып торырга тиеш. Ә киемгә килгәндә, бүген мин сәхнәгә чыккан смокинг күлмәген махсус минем өчен танылган кутюрье Валентин Юдашкин текте. Костюмның минем буй-сынга туры китереп шундый мәртәбәле дизайнер тарафыннан махсус уйлануы да үзе бер зур дәрәҗә. Ул минем яраткан дизайнерларымның берсе. Узган елгы күлмәгемне Голливуд актерларын киендерә торган дизайнер теккән иде. Ул вакытта романтик җыр башкарсам, быел бөтенләй башка буласым килде. Бәясен әйтмим, сер булып калсын, - диде Азалия Зиннәт. Сәхнә артындагы имеш-мимешләргә колак салсак, Азалиянең образы 400 мең сумга төшкән. Җырчы быел берьюлы ике "Алтын барс"ка ия булды. Ул "Иң яхшы клип авторы" номинациясендә дә бүләкләнде. Элек мондый бәхет бары Салават Фәтхетдинов белән Хәмдүнә Тимергалиевага гына тәтегән иде.

"Иң популяр автор-башкаручы" номинациясендә хатын-кызлар арасында Ильмира Нәгыймова, ир-ат җырчылар арасында Фирдүс Тямаев җиңү яулады. Сәхнә чын мәгънәсендә бары Фирдүс чыккач кына җанланды. Норлат мишәрен бер җыр белән генә җибәрмәделәр. Икенче җыр яңгыраганда Фирдүс үзе дә кызды, кыйммәтле кәчтүме дә идәнгә очты.

Фирдүснең "Язмыш төеннәре" җырын Лепска охшатып башкара диючеләр бар.

- Чыннан да бу шулай. Мин үзем дә Лепсның иҗатын бик хөрмәт итәм. Концертларда кайвакыт аның кебек күзлек киеп җырлыйм. Иртән кәеф бик әйбәт иде. Ә менә сәхнәгә чыгар алдыннан кан басымым уйнады, бик дулкынландым. Нашатыр спирты гына иснәп чыктым. Бу чыгышка бик җаваплы карыйм, - диде Фирдүс Тямаев.

"Татар радиосы"ның махсус бүләген Илдар Хәкимов белән Хәния Фәрхи алды. Хәния Фәрхи быел чираттагы "Алтын барс"ыннан тыш, беренче югалган "барс"ын да алды. Исегездәдер, Фәния ханымның "барс"ын гастрольләр вакытанда урлаганнар иде. Көтеп алган бүләген аңа "Татар радиосы" мөхәррире Айваз Садыйров тапшырды.

Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова чыгышлары да тамашачы күңеленә хуш килде. Аларны халык теләп алкышлады, чәчәкләргә күмде.

- "Татар җыры", "Ваһапов фестивале", "Үзгәреш җиле" проектларын чагыштырып булмый, алар өчесе өч төрле. Шулай да мин "Барс-медиа" ширкәте алдында баш иям. 17 ел рәттән шундый зур тамашаны үз акчаңа оештыру һәркемнең дә кулыннан килми, - диде җырчы Айгөл Бариева.

Ни гаҗәп, быелгы фестиваль без ияләнгәнчә Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланмады. Җырчы бу көнне Мәскәү тамашасына концерт куйды. Аның урынын Элвин Грейга тапшырганнар. Ул Гүзәл Уразова белән соңгы өч айда популяр булган "Красивая, хороший" җырын башкарды. Шулай итеп "Татар җыры"на ноктаны Элвин Грей куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading