16+

“Татар зиратларында урын калмаганмы?”. Хәмдүнә Тимергалиева күмелгән урынга ризасызлык белдерәләр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 15 сентябрь көнне Казанның “Курган” зиратында җирләнде.

Билгеле булганча, Хәмдүнә апа - “Курган” зиратына җирләнгән беренче кеше. Тик халык арасында моңа бәйле рәвештә шау-шу чыкты. “Татар зиратларында урын калмаганмы?”, “япа-ялгыз кабер берүзе”, “нигә ишек төбендә, юл кырында?” һәм башка сүзләр таралды. Бу хакта социаль челтәрдә хәтта шигырьләр дә яздылар. 

Тик Хәмдүнә апаның туганы Илһам Шәриф аңлатуынча, мәрхүмә үзен иркен урында җирләүләрен теләгән. “Исән чагында “кеше өстенә җирләмәгез мине, иркенләп ятыйм” дигән иде”, - ди Илһам.

"Курган" комплексында ике җәмәгать зираты булачак. Мәчет һәм часовня төзелеше өчен махсус кишәрлекләр калдырылган. Мәрхүмнәр белән хушлашу өчен ике бина сафка бастырыла. Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын җирләү өчен аерым урын билгеләнгән. Яңа комплекста каберләргә рәшәткә куярга рөхсәт бирелмәячәк.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading