16+

“Татарга моң кирәкми!” дип әйтеп кенә карасыннар!

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов нинди генә эшкә алынса да, ул проект үзенчәлекле һәм уңышлы килеп чыга. Кичә Казанда гөрләп узган “Халык җәүһәрләре” концертыннан соң, профессор Зилә Сөнгатуллина: “Рифат Фәттаховның чираттагы гениаль идеясе!” – дип юкка гына әйтмәде.

“Татарга моң кирәкми!” дип әйтеп кенә карасыннар!

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов нинди генә эшкә алынса да, ул проект үзенчәлекле һәм уңышлы килеп чыга. Кичә Казанда гөрләп узган “Халык җәүһәрләре” концертыннан соң, профессор Зилә Сөнгатуллина: “Рифат Фәттаховның чираттагы гениаль идеясе!” – дип юкка гына әйтмәде.

Чынлап та, “Халык җәүһәрләре” – уникаль проект. Ул моңлы булып туган, җырларга дип яратылган, әмма зур сәхнәгә чыга алмаган талантларны барлаучы, аларны халыкка күрсәтүче проект. Тамашачы да бит үзенә якын булган, шундый ук гади кешегә тартыла. Шуңа да “Халык җәүһәрләре” концерты зур аншлаг белән узды. Филармония залында бер генә дә буш урын юк иде. 

“Татар халкы җыр-моңга гашыйк һәм оста. Әмма зур сәхнәләрдә әле үзен танытмаган җәүһәрләребез дә бик күп. Аларны күрүгә, үстерүгә зур өлешен керткән Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка һәм аның командасына ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Мәдәниятне һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Барыбыз да беләбез: Рифат Әхмәтович тотынса, барлык проектларны да уңышка ирешкәнче, ахырына кадәр җиткерә. “Халык җәүһәрләре” проекты да зур уңышка ирешер дип ышанабыз”, - диде идарә башлыгы Ләйсән Низамова.

Аның сүзләрен ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да куәтләде: “Әлеге концерт моңга бик бай. Кемдер яшь чагын, кемдер әти-әнисен искә алып, аларның яраткан көйләрен хәтердә яңарткандыр. Ваһапов фонды кылган барлык гамәлләрне дә хуплыйбыз һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Күреп торабыз: зал шыгрым тулы, димәк, бу проект тамашачыда кызыксыну уяткан”.

Концертны аның сценарий авторы, Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова алып барды. Динә ханымның осталыгын әйтеп торасы да юк, һәр җөмләсе, шигъри юллары проектның асылына туры килде. Лауреатларның һәркайсы икешәр җыр башкарды. Зур экранда тамашачыларга алар турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителде.

Иң беренче булып сәхнәгә Азнакай йолдызы Миргаяз Шәрәфиев чыкты. Ул “Яшьлегемә кире кайтыр идем”, “Яшь наратлар” җырларын башкарды. “Мин матур костюмнарымны, галстукларымны күптән инде бер читкә этәреп куйган идем. Соңгы елларда безнең беркемгә дә кирәгебез калмады, чөнки татар сәхнәсен вак-төяк җырлар басып алды. Ә “Халык җәүһәрләре”ндә чын татар моңы тантана итте. Бу концерттан соң берәрсе: “Татарга моң кирәкми!” – дип әйтеп карасын әле. Ничек кенә кирәк икән!” – ди Миргаяз әфәнде.

Арчаның талантлы башкаручысы Ильмира Заһидуллинаны белмәүче сирәктер. Алар гаиләләре белән моңлы: гаилә башлыгы Альберт әфәнде - оста баянчы, кызлары Сөмбел Заһидуллина - күп кенә җыр бәйгеләре лауреаты. Ильмира ханым да җырчы булырга хыялланган. Хәтта Илһам Шакиров конкурсында беренче урынга лаек булып, аннары Вафирә Гыйззәтуллина белән гастрольләрдә йөргән. Ә концертта Ильмира Заһидуллина “Сүрелмәгән моңым син”, “Дүртөйле” җырларын башкарды.

“Күңелеңә авыр алма”, “Нижгар такмаклары” җырлары белән халык күңелен күргән Шамил Мостафин чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән. “Киләчәктә “Халык җәүһәрләре” Татарстаннан читтә татарлар яшәгән төбәкләргә күбрәк игътибар итсен иде. Татарны саклап калуның, татарны берләштерүнең бик үтемле юлы бу фестиваль”, - диде Шамил Мостафин. 

Яшь баянчы Динар Бәдретдиновның “Сәйдәр” баянчылар ансамблен оештыруы күпләргә яңалык булгандыр. Бу төркемдә яше дә, өлкәне дә бар. Сәхнәдә тезелеп басып, татар көйләрен уйнаганда, бөтен зал кушылып җырлады. Егетләр җырлатып кына калмады, тәнәфес вакытында фойеда тамашачыны рәхәтләнеп биетте дә әле. Зөһрә Шәрифуллина белән Зәйнәб Фәрхетдинова да биюгә кушылды. Гомумән, бу концертта бар да шулкадәр гади булды. Тамашачы күңелен яулау өчен тагын ни кирәк?

Ә менә Актаныш йолдызы Азат Нургалиев җырлап җибәргәч, әллә ничек күңел тулды. Еламыйча чак түздем. Тавышы шулкадәр моңлы аның. Азат Нургалиев исеме “Яңа татар җыры” аша таныш. Ул анда “Торналар авазы” җырын башкарган иде. “Халык җәүһәрләре” концертында да бу җырны тыңлау насыйп булды. Аны гына түгел, “Үзең бүләк” җырын да башкарды ул. “Игътибар итсәгез, сүнеп барган үзешчән сәнгатьне күтәрүнең җитди алымы түгелме соң бу проект?! Үзешчән сәнгать пыскып янарга тиеш түгел. Шушы проект мисалында, дәүләт күләмендә күтәрелеп, гөрләп-янып эшләсен иде үзешчәннәребез!” – диде Азат әфәнде.

Сабадан килгән моңлы җырчы Рисәнә Мостафина “Балан” һәм “Моңлану” җырларын башкарды. Залда сабалылар шактый иде бугай, кайберәүләр Рисәнә ханымны хәтта аягүрә басып алкышлады. “Бу проектка чакыру алгач, утырып еладым. Чөнки бу көнне без озак, бик озак, дистә еллар көттек. Бу көн безнең өчен сәхнәгә яңадан кайту, җырчы буларак икенче тууыбыз булды”, - ди ул. Рисәнә ханым гына түгел, ул җырлаганда, тамашачылар да елады.

Резидә Хөсәенова – “Тәмле булсын” ресторанының уңган хуҗабикәсе, рецептлар җыентыгы авторы. Моңа өстәп, Аллаһы Тәгалә аңа моңны да өеп биргән. Ләкин әти-әнисе Резидәгә “артист һөнәре юньле түгел, пешекче бул” дигәч, ул аш-су өлкәсен сайлаган. “Проектны оештырган өчен Рифат Фәттаховка рәхмәт әйтәсем килә. Бу концертка халык сусаган иде. Төрле “солянкалардагы”, “музыкаль каймаклардагы” гел бер төрле әйбердән халык туйган иде. Бу проектны югалтмаска иде. Аны Казанда гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә дә күрсәтергә кирәк”, - ди Резидә ханым. Ул “Төнге учак”, “Очар идем” җырларын башкарды.

Концертта иң күп алкышларга ия булган башкаручы – ул Равил Гәрәев. “Бу кадәр алкышларны мин гомеремдә беренче тапкыр ишеттем. Күңел үсеп китте. Тагын да матуррак җырлыйсы килә хәзер. Без халыкка кирәк икән!” -  ди Балык Бистәсе районы Сатлыган авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Равил әфәнде. Ул ерак юлларга йөри. Үзе белән һәрвакыт гармун аның. Берәү генә дә түгел, икәү! “Йокы төшә башласа, кәеф киткән чак булса, гармун сузам”, - ди ул. Равил Гәрәев Ризван Хәкимов җырларын үз итә икән. Концертта ул “Өзгәләнә җаным”, “Үткәннәргә карап” җырларын башкарды.

“Халык җәүһәрләре” концертын Мамадыш кызы Гөлнәзирә Талиповадан башка күз алдына китереп булмас иде. Аның чыгышын тамашачы да көтеп алды. “Мин беренче тапкыр Рифат Фәттахов белән моннан дистә еллар элек опера театрында Ваһапов фестивале концертын карап сокланган идем. Бибигөл Түләгәнова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров чыгышлары хәзер дә күз алдымда. “Халык җәүһәрләре” проекты белән Рифат Әхмәтович мине икенче тапкыр таң калдырды. Бу – күптән көтелгән, тамашачы да, халыкчан җырчылар да зарыгып көткән чара. Инде дәвамлы була күрсен, чөнки безнең халык арасында талантлар бик күп. Аларны күрергә, сәхнәгә чыгарырга кирәк. “Халык җәүһәрләре” фестивале бу эшне үз өстенә алыр дип өметләнәм”, - диде “Безнең ил”, “Элмәлек” җырларын башкарган Гөлнәзирә Талипова.

“Халык җәүһәрләре”нең тагын бер лауреаты – талантлы баянчы Инсаф Хәбибуллин. Ул татар халык көйләренә тезмә уйнады. Барлык лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Шуны да әйтергә кирәк, “Халык җәүһәрләре” проекты кысаларында инстаграмда онлайн конкурс үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр инстаграмга видео урнаштырып, Ваһапов фондын билгеләргә тиеш иде. Барлыгы 100гә якын видео кабул ителгән. Рифат Фәттахов әйтүенчә, әгәр конкурс район-авылларда үткәрелгән булса, күпме халык җәүһәре сәхнәгә күтәрелгән булыр иде.

Онлайн форматта үткәрелгән конкурс нәтиҗәсендә ике генә кеше җиңәргә тиеш булса да, алар бишәү булган. Ул башкаручылар да концертта катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булды. Менә алар - Халидә Николаева, Илдус Һадиев, Ләйлә Сибгатуллина, Әлфинә Вәлиева, Фирдисә Мифтахова.

“Кичәнең иң зур нәтиҗәсе шунда: татар халкының иҗади башлангычы бик көчле икән. Тукай әйтмешли, татар халкы – җырлы-моңлы халык. Ә җырлы-моңлы халыкның киләчәге бар. Шунысы сөендерә: “Халык җәүһәрләре” халык арасында да, катнашучылар тарафыннан да зур кызыксыну уятты”, - ди Рифат Фәттахов. Ул әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен җиткерде, проектны милли-мәдәни фестиваль дәрәҗәсенә күтәрергә теләвен әйтте. Аллаһы Тәгаләнең “Амин” сәгатенә туры килсен!
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading