16+

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованы юбилее белән котлыйбыз!

15 июльдә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың туган көне. Юбилей! Күренекле җырчыны чын йөрәктән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз!

Татарстанның халык артисты Римма  Ибраһимованы юбилее белән котлыйбыз!

15 июльдә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың туган көне. Юбилей! Күренекле җырчыны чын йөрәктән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз!

Римма Ибраһимова 1950 елда Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туып-үскән. Җырчы, Татарстанның атказанган артисты (1978), Татарстанның халык артисты (1984), Муса Җәлил исемендәге  премия лауреаты (1984), “Мактау билгесе” ордены (1986), «Казанның 1000-еллыгы» медале (2005) иясе, «Алтын барс» Халыкара татар җыры бәйгесе лауреаты (2007).

1967 елда  урта мәктәбне тәмамлаганнан соң, Римма Ибраһимова Казан шәһәренә килә,  М. Горький исемендәге Мәдәният сарае каршында Сара Садыйкова җитәкләгән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Аның киңәше белән ул  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Мәхмүт ага аны бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада студиясенә укырга  җибәрә. Римма Ибраһимова студиядә вокал буенча танылган җырчы, педагог Георгий Павлович Виноградовта белем ала.

Мәскәүдә ике ел укыгач,  1969 елда Казанга кайтып Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт  филармониясенең эстрада бүлегенә килә һәм Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовның концерт бригадасында эшли башлый. Бер үк вакытта И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында белем ала.   
Ягымлы лирик тавышка ия җырчы Римма Ибраһимова Татар дәүләт филармониясендә 1969-94 елларда бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә эшли. Татар эстрадасы сәхнәсендә 40 елдан артык иҗат итү дәверендә аның репертуарында татар халык җырлары, татар  композиторларының әсәрләре,  башкорт  һәм рус җырлары урын ала. Гомумән, җырчы репертуар сайлауга бик җитди карый, шуңа күрә, аның җырлары һәрчак тирән эчтәлекле. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде. Җырчының репертуарында «Бәхетле булыгыз» (Р. Әхиярова көе, Р. Миңнуллин шигыре), «Кәккүк моңнары» (Р. Еникеев көе, Р. Закиров шигыре), «Ана җыры» (Р. Әхиярова көе, Ә. Баян шигыре), «Балачагым чишмәсе» (Р. Абдуллин көе, И. Юзиев сүзләре), «Яратам» (В. Усманов көе, Г. Зәйнәшева сүзләре), «Әниләр» (Р. Яхин көе, М. Ногман сүзләре) һ.б. бик күп җырлар, татар халык җырлары урын алган.

Римма Ибраһимова күптөрле Халыкара мәдәни чараларда, милли бәйрәмнәрдә актив катнаша. Әйтик, Бөтендөнья татарлар конгрессы форумнарында, Сабантуй бәйрәме, төрле Халыкара конкурс-бәйгеләрнең жюри әгъзасы, студентларның «Ягымлы яз» фестиваленең жюри рәисе, Бишкек шәһәрендә узучы Төрки халыкларның халыкара җыр фестиваленең, Илһам Шакиров исемендәге җар бәйгесенең, «Татар моңы» Халыкара җыр бәйгесенең һәм башка күп кенә фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы.

Җырчы Татарстан сәхнәләре белән генә чикләнмичә концерт программалары белән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Ульяновскида, Самарада, Екатеринбургта, чит илләрдән Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай, Чехословакия, Прибалтика, Финляндия, Польша, Венгрия, Төркия һәм башка илләрнең зур сәхнәләрендә чыгыш ясап,  бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкын сөендерә.

 Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова 1998 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал укытучысы, 2002 елдан – татар театраль эстрада кафедрасы доценты. Аның укучылары арасында төрле халыкара җыр бәйгеләре лауреатлары: Айгөл Сагынбаева, Сөмбел Билалова, Ләйсән Сөнәгатова, Зөлфәт Фәхретдинов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильвина Габделхакова, Данир Сабиров, Ләбибә һәм башка талантлы яшь җырчылар бар.

Хөрмәт белән, Гыйльметдинова Зимфира Заһид кызы
 Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading