Шәһри Казан

«Таяну ноктасы»н алып баручы Венера Аитова декрет ялына киткән

ТНВ теканалында «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Венера Аитова (Иванова) декрет ялына чыккан. Үзенең авырлы килеш төшкән фотосын ул Инстаграмга элгән һәм «Привет, декрэт!» дип язган.

Тамашачылары Венераның сөенечен уртаклашып: «Сөбханалла», «Бәхетле вакытың булсын», «Минем дә декретка чыгасым килә», «Беренче бала декретыннан да рәхәтрәк вакыт юктыр ул, сәламәт булыгыз!» дип комментарийлар калдырганнар.

Реклама

Венера Аитова (Иванова) кияүгә 2017нче елның 11 ноябрендә чыкты. Кияү Динар исемле. Ул Чаллы якларыннан.

matbugat.ru

Венера Аитова: «Мин – соң өлгергән җимеш»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: