16+

Венера Аитова: «Мин – соң өлгергән җимеш»

Тышкы кыяфәте белән дә, күңеле белән дә матурлар була бит. Менә ул шундый. Ничә ел беләмендер, күпме гомер дус булып яшибездер, әмма Венераның теләсә нинди ситуациядә үз-үзенә хыянәт итмәве сокландыра килә мине. Сүзем – «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы»ның алып баручысы курчак төсле матур Венера Аитова турында.

Венера Аитова: «Мин – соң өлгергән җимеш»

Тышкы кыяфәте белән дә, күңеле белән дә матурлар була бит. Менә ул шундый. Ничә ел беләмендер, күпме гомер дус булып яшибездер, әмма Венераның теләсә нинди ситуациядә үз-үзенә хыянәт итмәве сокландыра килә мине. Сүзем – «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы»ның алып баручысы курчак төсле матур Венера Аитова турында.

Кияүгә чыгасыңмы, бәбиең юкмы әле?

Венера белән шау-гөр килеп чәйләп утырабыз. Сирәк күрешәбез күрешүен, ну күрешсәәәк... Эштән башлап, ботинка бавына кадәр сөйләшеп чыгабыз инде. «Сәлам, карьеристка» дигән сүземне яратмый инде ул минем, тик әйтәм. Әмма бу юлы мин башка Венерага «килеп төртеләм»: дөрес әйткәнсең икән, ди Венера, минем хәзер чыннан да тәмле кофе эчеп, чәчләремне таратып, өй башмагын гына сөйрәп, җылы өемнән чыгасы килмәгән көннәрем шактый, ди.

– Олыгаям микән, ә? – ди, чыркылдап көлеп.
– Юк, – мәйтәм, – кызый. Мәхәббәт!
Венераның күзләре ут яна, андагы бәхеткә карап, мин сөенеп туймыйм: Аллага шөкер! Кем кем – Венера күптән лаек иде бу түгәрәк бәхеткә.

– Ай, кызый! Аз тинтерәтмәделәр инде мине ул «Кияүгә чыгарга күптән вакыт», «Утырып каласың бит инде» (әйтерсең «икеле» капчыгы! (көлешәбез), «Синең яшьтә минем фәлән балам бар иде инде» дип. Минем гомергә андый уй-хорафатка бирелгәнем булмады анысы. Һәрвакытта әби әйтә иде, Аллаһы Тәгалә әйткән: «Үлем сәгатен кичектерермен, никах сәгатен кичектермәм». Мин шуңа ышанып яшәдем. Шуңадырмы, безнең күп әйбер гадирәк үтә. Ауропачарак караш кайчак күп нәрсәләргә корректив кертә. Ә бездәге менталитет, кешеләрнең әшәкелегеме шунда – синең язмышыңны синнән алда төзеп куярга да күп сорамыйлар кайчак. Ә бит әнә шулай, кирәксез киңәшләр, тирә-яктагы сүздән өстен кала алмыйча, кабаланып, үз киләчәген бозып куйган кызлар да юк түгел.

«Мин хәзер Аитова»

– Гаилә булып яши башлавыгызга бер ел узып киткән. Матур парны матур бәйрәме белән!
– Рәхмәт! Әмма мин әле андый әйберләрне сөйләп йөрергә дә ничектер оялам, диимме шунда. Дуслар-танышлар котлап шалтыраткач та, югалып калам. Динарның исә андый котлауларга җавабы да әзер – без 100 ел бергә бугай инде, ди. Аллага шөкер, без инде икебез дә өлгергән, акыл туплаган, шәхес булып формалашып беткәч кавыштык. Шуңадырмы, башкалар әйтә торган «притирка» чоры бездә булмагандыр да инде ул. Кыек куелган башмак, дөрес эленмәгән кофта-ыштан өчен шуңа да кара тавыш чыкмый (бөтенләй юк түгел инде!) (рәхәтләнеп көлә), әмма стандарт классик проблемалар безне урап узды. Яшь утырткан, акыл туплап өйләнешкән бөтен парларда да шулай булырга тиештер инде ул.

– Әллә төнгә кадәр сузылган эшеңә дә бер сүз әйтмиме Динар? Мин әйтер идем... (Көлешәбез.)
– Бердән, ул минем кем булып эшләгәнемне, кайда эшләгәнемне, эшемне фанатларча яратуымны туйга кадәр үк тә бик яхшы белә иде. Хәзер дә әлеге карашта берни үзгәрмәде – ул эшем белән кызыксына, аңлый, ярдәм итә. Икенчедән, әни (Динарның әнисе) гомер буе театрда эшләгән (артист түгел), ул да кичләрен эштә булган. Өченчедән, күпме генә эшләсәм дә, мин өйдә ир хатыны булып калам, гаилә – һәрчак беренче урында. Өйдә мин – чып-чын татар хатын-кызы форматында.

– «Таяну ноктасы» сиңа ныклап таянды инде... Болай да көне-төне телевидениедә идең, хәзер бер күрешәм дигән яллыкта да – зар-интизар.
– Эшемне бик яратып башкарам бит. 14 ел эшләвемә карамастан, һәм тапшыруга беренчесенә әзерләнгән кебек әзерләнәм дә әле мин! Телевидение ялкыттырмадымы, диючеләргә дә җавабым әзер: ялкыттырмады, минем бит бер урында таптанганым юк. Башта хәбәрче булып эшләдем мин, аннан тапшырулар әзерләүче, аннан – режиссёр, хәзер – көндәлек мәгълүмати-аналитик авторлык тапшыруы. Бер җирдә эшләгән булып саналсам да, мин – баскычның һәр басмасына басып караган кеше! «Таяну ноктасы» исә бөтенләй башка формат, ул мине дә икенче яктан ачкан, үстергән тапшыру. Мин аның эчендә йөзеп, кинәнеп эшлим.

– Потенциаль аудиториясеннән канәгатьме соң син? Егылып китеп телевидение тапшыруы караучылар бар дип саныйсыңмы?
– Интернет безнең тормышка ажгырып килеп кергән чара булса да, барыбер алдан телевидение атлый. Бу сүзләр безнең «Таяну ноктасы»на да кагыла. Аудиториябез, иң мөһиме, битараф түгел, тапшыруны үз итә.

– Вакыты бик кысан, кеше сөйли генә башлый, шундук бүлдерәләр, аннан килеп керә рекламасы, аннан сюжеты... Бу сүзләр килеп ирешәдер, име?
– Ирешә. Тамашачылар фикеренә без һәрвакыт ачык, алар – беренче урында. Вакыты, бәлки, азрактыр, ләкин һәр көнне ярты сәгатьлек чиста татар телендәге ток-шоу болай да начар әйбер түгел. Бәлки, киләчәктә озынайтырлар да. Фикер җиткерү дигәннән, һәр кеше иркенләп фикерен җиткерә башласа, аңа биш сәгать вакыт та җитми, шунысы белән кызык та ул! Теш төбендә калырлык балы, йодрыкка сыяр фикере булырга тиеш тапшыруның.

– Синең гаеп түгел, Венера. Әмма безгә нинди ток-шоу форматы инде? Без бит кычкырып түгел, кайбер фикерне пышылдап әйтергә дә курыкканнар илендә яшибез. Булсын иде ул Малахов кунаклары төсле маңгайга-маңгай, пәрмә-пәр бәхәсләшер затлар... Мин кайчан сине карыйм да, ничек бу «шомартинскийлар»га түзеп басып тора икән дип тә куям...
– Бар андый кунаклар, бар. Ялганлаганын, боргалаганын мин дә беләм, калганнар да мыек астыннан елмая. Әмма ачылып китеп сөйләүчеләр, кинәт маңгайга бәреп турысын сөйләүчеләр дә юк түгел бит. Берсендә Миңназыйм абый Сәфәров, абортлар темасында үз гаиләсе серен ачып салып, ачыктан-ачык фикерен белдергән иде. Тетрәндергеч булды. Ә бар, син әйткәнчә, тапшыруда: «Сорамаса гына ярар иде», – дип койрык кысып, тапшыру соңында: «Миннән сораган булсаң, мин турысын бәреп әйткән булыр идем», – дип гайрәтләнеп төкерек чәчүчеләр. Тегесе дә, бусы да янәшәдә.

«Мин песи төсле иркәләнеп үстем»

– Син бик матур гаиләдән, Венера. Әти-әниләрең, нурлы әбиләрең белән бергә, Казанга күченеп килделәр. Безнең матур карьеристкабызны күрергә мөмкинлекләре бармы соң?
– Синең шул төрттерү булыр инде! (Чырык-чырык көлешәбез.) Әлбәттә инде! Атна ахырында ирем, сеңлем Айгөл гаиләсе, аларның тәмле бәбие белән җыйнаулашып, мунча керергә барырга тырышабыз. Мунча кереп, әниемнең тәмле ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашып, энекәшем белән уйнап кайтуга ни җитә. Булдыра алганча, әти белән әни янына (ирем Динарның әти-әнисе) Чаллыга да кайтабыз, анда да безне сагынып көтеп торалар.

– Динар кияүне яраттылар алайса?
– Ул гомер буе безнең белән яшәгән төсле! (Көлә.) IT өлкәсендә икътисадчы булып эшләгәч, компьютер белән җенләнгән энем белән дә бик тиз уртак тел таптылар. Әйтәм бит, без гомер буе менә шушы составта яшәгән төсле. Сеңлем, энем, мин – өчебез дә әтием-әниемә сырпаланып, песи балалары кебек үстек без. Шуңадырмы, хәзер корган гаиләләребездә дә җылылык беренче урында тора. Бу, әлбәттә, ирләребез гаиләләреннән дә тора. Динарның гаиләсендә дә нәкъ шундый мохит хөкем сөрә. Без шул традицияләрне дәвам итүчеләр. Бер-береңне хөрмәт итү, санлау-зурлау, иркә-наз. Гомер буе шулай дәвам итсен иде, берүк. Тормыш бүгенгедәй гөрләп барсын иде.

«Һәр шимбә – бездә лав стори»

– Бәби көтәсезме, көтәргә җыенасызмы, җыенырга җыена башладыгызмы әле, ише сорауларга җавап алмасам, минем бу әңгәмәмне басарга биреп тә торасы юк инде...
– Һәр нәрсәнең үз вакыты. Мин үземне, гомумән, соң өлгерә торган җимеш белән чагыштырам. Тормышымда бер нәрсәнең дә иртәләгәне юк – минем үз вакытым. Ходайдан «Амин» сәгате сукмыйча, каударланып чабу кирәкми. Ә бәби... Бәбине аны минем эш белән яшереп калдыру, әйтмичә тору мөмкин булмаячак – иң беренче чиратта тормышым белән кызыксынган тамашачы күрәчәк.

– Әңгәмә ахырында Динарның романтик ир-егет икәнен дә сөйләп китсәң...
– Беләсең бит инде, мин җете кызыл, яңгыравыклы сүзләр белән сөйләшергә яратмыйм. Шуңа сырлап, чачаклап-чучаклап, тешкә сылана торган сүзләр дә сөйлисем килми. Романтик дип... Ул үзен: «Мин романтик түгел инде», – дип шәрехли. Нәрсә соң ул романтиклык? Көн саен күктән йолдыз алып бирү булса, анысы – юк. Әмма мин аның һәрдаим җан җылысын тоеп яшим. Һәр көн, йокларга ятканда, Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт әйтеп, уянганда, шөкер, дип уянам. Янымда – минем кадерле кешем, мин дә аның өчен шундый ук якын. Миңа әнә шул күрер күзгә күренми торганы кадерлерәк. Һәр шимбә бездә традиция. Иртән-иртүк, җитәкләшеп, берәр яңа урынга – кафе-ресторанга кофе эчәргә чыгып китәбез. Аралашу-көлешү, җитәкләшеп Казан урамнарыннан атлау, позитив туплау, елмаю-көлү... минем өчен бәхет шул. Аның турында кычкырып йөрү дә килешми дип беләм. Аннан, Толстойның әйткән сүзләре бар бит әле, шуның белән фикеремне түгәрәкләп куясым килә: бәхетлеләрнең бөтенесе дә бер төсле бәхетле, бәхетсезләрнең генә бәхетсезлеге төрле-төрле. Шуңа да мин бөтен кешегә бәхет телим. Тәмле, мәхәббәтле бәхет.

Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Венера бик грамоталы журналист. Аудиториядэ кем генэ булса да,хэркем белэн уртак тел таба,сораулары тогэл Хэм урынлы. Уз соравына жавап алмыйча туктамый. Молодец! Гаилэсе ныклы булсын,узе-Венера телэгэнчэ бэхетле булсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һоҡланғыс интервью , талантлы мәҡәлә , афарин , Гөлнара ! Бик уҡымлы , ихлас , заманса ! Венераны Данил Сәфәров менән алып барған тапшырыуҙан белә башланым . Ул , ысынлап , ТЕЛЕДИВА бөгөн , федераль каналдар көнләшерлек . Аҡыллы , сибәр , мәғлүмәтле , ҡыйыу . Уңыштар уға . Бәхет йәш ғаиләгә . Яман күҙҙән , яман һүҙҙән һаҡлаһын , Хоҙайым үҙҙәрен ... Тик бына Данил Сәфров юғалып ҡалды шикелле . Бик үткер , белемле журналист , оҫта алып барыусы бит ул . ТНВ ның бер тапшырыуында репликалар әйтеп торуы ғына күңелде ҡыра , ул да бит аналитик ток- шоуҙар алып бара торған ТАЛАНТ . УҢЫШТАР ! Изге теләктәр менән янис Рамазанис Өфө

      Мөһим

      loading
      2
      X