16+

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: 6 сәгатьлек тамаша, купшы образлар, иң кызыклы мизгелләр

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә дүртенче тапкыр TMTВ музыкаль премиясен тапшырдылар. Оештыручылар аны икенче төрле «музыкаль биеклек» дип тә атый. Менә шул биеклеккә кем күтәрелгәнен, ә кемнең төшеп калганын бергәләп ачыклыйк.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: 6 сәгатьлек тамаша, купшы образлар, иң кызыклы мизгелләр

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә дүртенче тапкыр TMTВ музыкаль премиясен тапшырдылар. Оештыручылар аны икенче төрле «музыкаль биеклек» дип тә атый. Менә шул биеклеккә кем күтәрелгәнен, ә кемнең төшеп калганын бергәләп ачыклыйк.

Яшьләр мәйданы

Премия тапшыру тантанасы озакка сузылачак дип оештыручылар алдан ук кисәтеп куйган иде инде. Быел концерт өлеше генә дә алты сәгатьтән артык барды. Йолдызларның кызыл келәмнән үтүе белән бергә тамаша сигез сәгатькә сузылды. Кызыл келәм дигәннән, быел аны «Пирамида» эчендә генә җәйгәннәр иде. Сәбәбе – премиянең бер айга иртәрәк оештырылуы, мартта һава торышының тотрыксыз булуы. Инде бу чарада ук быелгы премиядә бик күп яңа йөзләр булачагы аңлашыла иде. Катнашучыларның яртысы яшь җырчылар иде.

Премиянең яшьләр кулына күчүен матбугат конференциясендә үк «Барс-медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева да искәртеп узган иде.

– Татар эстрадасына яшьләрнең күпләп килүенә тискәре караучылар күп. Без исә моңа уңай карыйбыз. Һәр җырчының үз аудиториясе бар. Бүген үз исемнәрен булдырган артистлар моннан берничә ел элек шулай ук беренче адымнарын ясаган иде бит. Премия яшь башкаручыларны, яңа исемнәрне күрсәтү, аларга үсеп китү өчен старт бирү мөмкинлеге тудыра. ТМТВ премиясе шуның белән үзенчәлекле дә инде, – дигән иде Динә Гәрәева.


Ә яшьләр җыелган җирдә мөгез чыгаруларсыз булмый инде. Әйтик, Элвин Грей белән клип төшереп популярлык казанган ANN SU (Анна Сулимина) сәхнәгә яланаяк чыкты. Бәлки биек үкчә белән сәхнәдә дәртле итеп бии алмагандыр, бәлки үзен шулай иркенрәк тоткандыр... һәрхәлдә, тамашачыда кызыксыну уята алды ул. Кызыл келәмнән узганда да ANN SU стандарт булмаган кием һәм шәмәхә төстәге иреннәр белән хәтердә калды. Премияне аңа «Танцеваль проект» номинациясендә тапшырдылар.


«Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулаган «Бәхетле» егетләр төркеме тамашачыларны бөтенләй кызартты. Егетләр җырлап бетергәч, сәхнәгә «Болгар кызлары» төркеменең элеккеге җырчысы Ләйсән Басыйрова күтәрелде. Ул Филүс Вәлиевкә чәчәкләр сузды һәм аны бөтен кеше алдында ирененнән суырып үпте. Егет әллә көтелмәгән хәлдән оялды, әллә аптырады, ике кулын ике якка сузып катып калды. Бу тамашага иң кинәнгәне алып баручылар булды кебек. «Сезнең арагызда иң бәхетлесе – Филүс! Иптәшеңә, сәхнә артына кергәч, бер стакан су эчерт! Бу кызның номерын миңа да бирмәссезме», – дип, Рамил Шәрәпов белән Рамил Шәрәфиев егетләрне сәхнә артына озатты. Бу алымны күбесе пиар дип кенә кабул итте, чөнки концерт бетәргә дә өлгермәде, инде әлеге видео егетләрнең инстаграм аккаунтында пәйда булды.

«Бәрәңге районыннан Рузилә идең бит әле син!..»

Яшь җырчылар чыгышларында гына түгел, исемнәре белән дә бер-берсеннән аерылып торырга тели булып чыкты. Шул ук Элвин Грей, Рината Тей, Фирүзә Парижларның псевдонимын гына алыйк. Бу уңайдан «Барс-медиа» «Оригиналь исем» дигән аерым номинация уйлап тапкан. Аңа Фирүзә Париж ия булды.

– Миңа бирелгән иң популяр сорау – «Ни өчен син Фирүзә Париж?». Бүген ул серне чишәргә булдым. Карт әтәемнең исеме Париж, мин – Париж оныгы. Аның хөрмәтенә исемемне Фирүзә Париж дип куйдым, – диде җырчы, премиясен кулына алгач.

Җырчы Данир Сабиров та бу уңайдан шаяртып алды.
– Мин укыганда, Мари Эл республикасы Бәрәңге районыннан Рузилә идең бит әле син, хәзер Рината Тейга әйләнгәнсең, – дип төрттерде Рината Тейга.


Шушы сүзләрдән соң тамашачы алкышлый-алкышлый көлә башлады. Сүз уңаеннан, Данир Сабиров «Карлыган» җыры белән «Топ клип» хит-парады лидеры» исеменә ия булды.

Бар да яңача

Алты сәгатьтән артык барган тамашада барлыгы 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60тан артык биюче катнашты. Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов иде. Бу – Алмазның премиядә беренче режиссерлык тәҗрибәсе. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев. Алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясов. Алар концерт барышында алышынып торды. Гел бер кешеләр генә алты сәгать дәвамында сөйләп торса, ялыктырыр иде. Ә монда тамаша уен-көлке белән сизелми дә узып китте.

Быел оештыручылар җыр сәнгате, образлар булдыру, гомумән, йолдызны йолдыз итү процессында катнашкан кешеләрне дә сәхнәгә чыгарырга булган. Шулай итеп, җырчыларга премияне читтән килгән кешеләр түгел, аларга җыр, көй язган авторлар, дизайнерлар, сәхнәгә күтәрелергә ярдәм иткән иганәчеләр тапшырды.
– Көндәлек тормышта алар сәхнәдә күренми, ләкин татар сәнгате өчен бик зур эш башкарган кешеләр. Шуңа да безнең аларны да күрсәтәсебез килде, – диде оештыручылар.

Фирдүс Тямаевның хатыны да җырлый

Яңа йөзләргә килгәндә, быел ТМТВ премиясендә Фирдүс Тямаевның хатыны Резедә Әхмәтвәлиеваны да күреп булды. Ул салмак, лирик җыр башкарды, образы да бик мөлаем, тыйнак иде. Ул «Лирик җыр» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Бу җырчының мондый зур чараларда беренче катнашуы икән әле.

– Фирдүснең Казанда узган концертында чыгыш ясаганым булды. Ә ТМТВ кебек зур тантаналарда беренче генә катнашам әле. Фирдүснең мине сәхнәгә күптәннән чыгарасы килде. Аның киләчәктә хыялы – минем гастрольләремне үткәрү. Моңарчы ике бала белән декрет ялында утырдым, андый мөмкинлек булмады. Хәзер иҗат юлыннан китү уем бар, – диде Резедә.

Резидәнең музыкаль белеме дә бар икән, биш ел музыка мәктәбендә белем алган. Нурлаттагы зур йортларында Фирдүснең җиңүләре, мактау грамоталарын бер бүлмәгә җыеп бара торган булган. Хәзер менә анда үз уңышларына да урын табылыр.

Иң бәхетле кеше – Элвин Грей

Рәфинә Ганиуллина инде тәҗрибәле җырчы булуына карамастан, әле ТМТВ премиясен беренче генә алуы икән. Аның «Исемсез хат» җыры «Иң яхшы лирик җыр» дип табылды. Рәфинәнең сәхнәдәге образы да үзенчәлекле иде.

– Шушы җырым белән номинациягә эләгүемә бик сөенәм. Җырчы өчен бу зур вакыйга. Сәхнә образым клипка әзерләнгән вакытта туды. Өйдә булган бөтен киемнәрдән яңа төрле образ тудырган чаклар да бар. Хәзер кешеләр хатлар язышмый да бит инде, электрон форматта гына аралашалар. Бәлки бу үткәннәрдә адашып, бүгенге көнгә килеп эләккән хат турындагы җырдыр. Анысына тамашачы үзе бәя бирер, – ди Рәфинә.


Алсу Әбелханова узган елларда премиядә чыгыш ясаса да, моңарчы ТМТВ сынын алмаган булган әле. Быел аңа ул бүләкне «Иң стильле башкаручы» буларак бирделәр. Ул сәхнәгә заманча образда чыкты. «Хит-парадлар лидеры» Ландыш Нигъмәтҗанова да заманча күлмәктән иде.
– Аерым дизайнерлар белән сирәк эшлим. Образны үзем тудырам, тормыш иптәшем дә ярдәм итә, – диде ул.

Инде үз исемен булдырган артистлардан Гүзәлем белән Салават Миңнехановларны аерым әйтәсем килә. Бала белән декрет ялында булуына карамастан, Гүзәлем сәхнәне ташламый. Быел алар «Мин сине озак эзләдем» җырына «Иң яхшы клип» номинациясендә җиңү яуладылар. Җырчы пар оригиналь, зәвыклы костюмнары белән дә алдырды. Мөселман образында да шулай зәвыклы итеп киенеп була икән бит!
Тантанада иң бәхетле кеше Элвин Грей дисәк тә була. Бу юлы аны ике номинациядә билгеләп уздылар. Ул «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» номинациясендә җиңүен Бабек Мамедрзаев белән бүлешсә, «Иң популяр җырчы» номинациясендә берүзе җиңү яулады.

– «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» номинациясендә сынымны Бабекка тапшырасым килә. Казахстанда туып-үссә дә, татарча җырлар башкара. Ул моңа чын мәгънәсендә лаек, – диде Элвин Грей.

Зәйнәб ник җырламады?

«Иң яхшы җыр театры» номинациясендә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җиңде. Алар иң беренче булып чыгыш ясадылар.

Чарада легендар җырчы Илһам Шакировны да искә алдылар. Сәхнәдә клип буларак, аның башкаруында «Идел буе каеннары» җыры яңгырады. Аннан соң сәхнәгә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева чыкты. Мәшһүр җырчыга «ТМТВ телеканалының махсус премиясе»н тапшырдылар.


Кичәне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов тәмамлады. Аңа «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» ТМТВ каналының махсус номинациясе тапшырылды. Кызганыч, быел тамашачы яраткан җырчысы Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованы күрә алмады. Гастрольләре туры килү сәбәпле, ул ТМТВ премиясендә катнаша алмаган.

Номинантлар исемлеге

1. «Иң яхшы старт» – Марина Карпова;
2. «Иң назлы дуэт» – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов;
3. «Яңа исем» – Рината Тей;
4. «Иң яхшы җыр театры» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов;
5. «Яңа иҗади тандем» – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;
6. «Ел ачышы» – «Бәхетле» төркеме;
7. «Топ клип» хит-парады лидеры» – Данир Сабиров;
8. «Ягымлы җырчы» – Люция Мусина;
9. «Мәхәббәт җырчысы» – Фәрит Фәйзрахманов;
10. «Танцеваль проект» – ANN SU;
11. «Романтик җырчы» – Чәчкә;
12. «Романтик җырчы» – Артур Минһаҗев;
13. «Иң яхшы лирик җыр» – Илсаф, «Онытырга телим мин сине» җыры өчен;
14. «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев;
15. «Яңа сольный проект» – Линара Батталова;
16. «Яшьләр проекты» – Динара Рәхимова;
17. «Оригиналь исем» – Фирүзә Париж;
18. «Автор-башкаручы» – Фирюзә;
19. «Автор-башкаручы» – Виталий Агапов;
20. «Җырлы гаилә» – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар;
21. «Егетләр мәхәббәте» – Динә Вәлиева;
22. «Хатын-кызлар мәхәббәте» – Марат Шәйбәков;
23. «Хит-парадлар лидеры» – Ландыш Нигъмәтҗанова;
24. «Иң яхшы клип» – Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, «Мин сине озак эзләдем» җыры өчен;
25. «Иң популяр җырчы» – Элвин Грей;
26. «Иң стильле башкаручы» – Алсу Әбелханова;
27. «Иң стильле башкаручы» – Айрат Сафин;
28. «Кабатланмас тавыш» – Эльмира Кәлимуллина;
29. «Лирик җырчы» – Рамил Галимҗанов;
30. «Халыкчан җырчы» – Вадим Захаров;
31. «Ел ташкыны» – Хәким;
32. «Яңа дуэт» – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров;
33. «Иң яхшы лирик җыр» – Рәфинә Ганиуллина, «Исемсез хат»;
34. «Лирик җырчы» – Резедә Әхмәтвәлиева;
35. «ТМТВ гимны өчен» – Булат Җиһаншин;
36. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Азалия Зиннәт, «Җаныкаем»;
37. «ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип» – Эльмира Сөләйманова, «Сине яратканны онытма» җыры өчен;
38. «Герой ата» – Илназ Баһ;
39. «Гастрольләр рекордсмены» – Ризат-Зинира Рамазановлар;
40. «Иң яхшы дуэт» – Алсу-Азат Фазлыевлар;
41. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Әнвәр Нургалиев, «Кочаклама яратмыйча» җыры өчен;
42. «ТМТВ телеканалының махсус премиясе» – Хәмдүнә Тимергалиева;
43. «Тамашачы мәхәббәте» – Иркә;
44. «Тамашачы мәхәббәте» – Рифат Зарипов;
45. «Халык мәхәббәте» – Филүс Каһиров;
46. ТМТВ каналының махсус номинациясе – «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» – Айдар Галимов.


Илнар САФИУЛЛИН фотолары
Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading