16+

Тулы заллар, тугры тамашачың булу - зур бәхет, яки Гүзәлия кабат дусларын җыйды

Җырчы, композитор, режиссер туган көне уңаеннан Казанда зур концертын бирде.

Тулы заллар, тугры тамашачың булу - зур бәхет, яки Гүзәлия кабат дусларын җыйды

Җырчы, композитор, режиссер туган көне уңаеннан Казанда зур концертын бирде.

"Гүзәлия дусларын җыя" дип аталган программада эстраданың иң талантлы җырчылары катнашты. Концертны Айрат Ильясов белән җырчы Сөмбел Билалова алып барды. Айратка, миңа калса, бу өлкәдә тиңнәр юк. Үз эшен яхшы белә. Сүзгә оста, югалып калмый. Килеш-килбәте, ул буй-сыны! Кыскасы, Ильясов - "текә" алып баручы.

Концертны Гүзәлия үзе ачып җибәрде. Беренче чыгуында автор  2 җырын башкарды. "Рәхмәт, Ходай"  -  мәгънә ягыннан да көчле, тирән эчтәлекле, тормышчан җыр.  Анда ана мәхәббәтен hәм Ходайны данлау, язмышка рәхмәтле булу, яшәү гаме хакында фикер. Күңелне чистарта, сафландыра, тормыш ыгы-зыгысыннан арындыра торган җыр. Аннан сәхнәгә Гүзәлияне котларга җырчы Сиринә Зәйнетдинова чыкты. Аның башкаруында "Көчле хатын кызлар да елыйлар" җыры, миңа калса, ялгыз калган хатын-кызларның гимны булып яңгырый. Актуаль җыр.

Рафис Кәлимуллин, Ильвина, Алсу hәм Азат Фазлыевлар, Динара Рәхимова, Ләйсән Ветрова белән Роберт Янгуров, Марат Яруллин, Ришат Төхватуллин hәм башка эстрада йолдызлары  сәхнәдә берсен-берсе алыштырып торды. Күз явын алырлык матур күлмәкләр җемелдәде, яхшы тавышлар, матур җырлар яңгырады. Гөлназ Асаеваны тыңлаган саен, бар бит хатын-кыз җырчылар арасында професссионаллар дип сөенәм. Бу - шәхсән минем фикерем. Гөлназ - аhәңле тавыш иясе. Моңлы сандугач. Чибәрлеге дә бар. Кыскасы, аны озак мактый алам.

Тагын бер җырчыга күчим әле. Энҗе Егорова - минем өчен ачыш булды. Матур, үзенчәлекле тавышлы. Эчке кичерешләрне ачып бирә торган тавыш иясе дип тә өстәр идем. Шул тавыш балачакка, туган тигезгә, әткәй-әнкәй янына, мәрхүм әти кочагына, әни табынына алып кайтты. Зал аны тынсыз калып тыңлады. hәм җырчы чыгышын көчле алкышларга күмде. Мин дә учларым авыртканчы, битем буйлап тәгәрәгән яшьләрне сөртә-сөртә, кул чаптым. Афәрин, Энҗе!

Менә сәхнәгә татар эстрадасының иң шәп җырчыларының берсе Раяз чыкты. hәр сүзен, һәр авазын җиренә җиткереп, күңеле аша уздырып тамашачысына ирештерә белә ул. Тавышының чисталыгы, андагы бай мелизмнары тыңлаучының күңел кылларын тибрәтә. Ул аларда яши, уйный, көлә, моңлана. Җырдан бер сәнгать әсәре ясап, тамашачыга җиткерә алу сәләтенә ия Раяз. Зур артист. Аның дәрәҗәсендә тагын бер җырчы - Филүс Каhиров. Көчле тавыш иясе, моң алласы! Филүс берничә композиция башкарды. «Киек каз юлы» республиканы шаулаткан җыр булса, "Бүре" - яңа җырларыннан. Андый җырлар сирәк була. Андый җырлар сирәк туа. Тыңларга кирәк.

Гүзәлиянең үзенә кайтыйк әле.  Матур иде киемнәре.  Зәвыклы җырчы. Үз- үзен тотышы, җырны башкару осталыгы белән аерылып тора. Бер сәхнәгә шундый йолдызларны җыюы , төрле жанрда җырлар иҗат итүе - Гүзәлиянең күпкырлы таланты, оештыру сәләте,  сәмави илhам белән башкарылган  эшчәнлеге хакында да   сөйли. Инсаниятле, хасиятле шәхес дияр идем аны. Җанын көйләренә салган. «Миңа еш кына: "Кайсы җырың якын, кайсысын аерып яратасың?" дигән сорауны бирәләр. Ә мин аларны аермыйм. Беләсезме, hәрберсенә күңел халәтем, эчке кичерешләрем, борчу-сагышларым, яну-көюләрем, шатлык яшьләрем, уй-хыялларым салынган. Алар минем балаларым кебек. Барысын яратам. Кайберләре күңелдә тиз туа. Айлар буе уйлап йөреп, озакка сузылып язылганнары да бар.  Мин шулар белән яшим hәм сезгә, тамашачыма җиткерә алганым белән бәхетле", - дигән сүзләр белән тәмамлады чыгышын Гүзәлия.

Ә мин исә өч сәгатьтән артык моң дәрьясында йөздем. Күңелем зур канәгатьләнү hәм илаhи көч  алды. Рәхәтләнеп ял иттем бу концертта. Җырчы-композиторның җырлары төрле сәхнәләрдән, радио-телевидение эфирларыннан югалмыйча яңгырап торуы - зур бәхет. Тулы заллар, тугры тамашачың булуы да. Бәхетле син, Гүзәлия! Җиһанның көен ишетә алу серләренә дә ия син! Рухи офыкларың киң  булсын!

Ходай тарафыннан җыр-моңнан яралган иҗатыңа фанатларча мөкиббән киткән кеше мин, Лилия Хәмидуллина булам.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading