16+

"Уфа тамашачысы - кечкенә ялгышларны кичерә белә торган, нечкә күңелле халык..."

Башкортстан тамашачысына зур бүләк! Беренче тапкыр ТМТВ каналының премиясе Уфада узды. "Башкортстан" дәүләт концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Уфа халкы артистларны көчле алкышлар һәм яхшы кәеф белән каршы алды.

"Уфа тамашачысы - кечкенә ялгышларны кичерә белә торган, нечкә күңелле халык..."

Башкортстан тамашачысына зур бүләк! Беренче тапкыр ТМТВ каналының премиясе Уфада узды. "Башкортстан" дәүләт концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Уфа халкы артистларны көчле алкышлар һәм яхшы кәеф белән каршы алды.

Бәйрәм киче кызыл келәмнән башланды. Йолдызлар Россия күләмендә уза торган музыкаль премияләрдә кебек, затлы машинада, үзенчәлекле образларда килде. Иң аерылып торган артистларның берсе - Шәрәпҗан (Рамил Шәрәпов) булды. Ул образы өстендә озак баш ватып утырмаган, уңайлы кием сайлап, кызыл келәмдә майка һәм ялтырап торган гәлүшләрдән пәйда булды. Хәтта күзләр дә берничә секундка күрү сәләтен югалтты. Артистлар Уфаны сәламләп, чыгышларга әзерләнә башлады.

Премия 7нче тапкыр уздырыла. Узган елны концертны “Казан Экспо” мәйданында куйдылар. Быел канал җитәкчеләре игътибарны күрше республикага юнәлткән. Сәбәбе шунда ки, телеканалның потенциаль аудиториясе Татарстан Республикасы белән генә чикләнми. Башкортстан, Марий Эл, Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург шәһәре һәм аларның өлкәләре – 2 миллионнан артык кабельле телевидение абонентын тәшкил итә.

- “ТМТВ” каналы, ниһаять, Башкортстанга килде. Әлеге төбәктә безнең яраткан тамашачыларыбыз яши, күп кенә эстрада артистлары да шушы республикада туган. Башкортстанда татарлар һәм башкортлар дус гомер итә. Без башкара торган эш халыкны берләштерә, – диде “Барс Медиа” төркеме советы рәисе Камил Гәрәев. 

ТМТВ премиясе лауреаты исемен алыр өчен, ел дәвамында музыкаль биеклекне тотырга кирәк. Премия артистлар иҗатын яңа аудиториягә тәкъдим итү һәм танылу өчен дә менә дигән чара. Быел йолдызларга аерым номинацияләр бирелмәде, 32 артистны үпкәләтмәс өчен, бу иң җайлы ысул. Барысына да лауреат дипломы һәм сыннар тапшырылды. 

- ТМТВны Башкортсанда бик күп карыйлар. Премиянең Уфага килүе халыкка гына түгел, телевидение һәм артистларга да яңалык. Артистларның концерт сезоны тәмам булса да, тамашачы билетларны алып бетерде. Бу ТМТВ каналының дәрәҗәсен дә күрсәтә, - диде Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. Ул “Барс Медиа” компаниясе белән бик озак хезмәттәшлек итә, шуңа күрә концерт Айдар Галимов җыры белән башланып, тәмамлану – табигый күренеш.

Сәхнәне тәҗрибәле артистлар белән яңа йолдызлар бүлде. Сүз уңаеннан, концертта "Яңа йолдыз" проектының 2 сезон җиңүчеләре "Караш" төркеме дә катнашты. Алар Уфа тамашачысы белән беренче тапкыр Айдар Галимов концертында танышкан.

- Без беренче тапкыр чыгыш ясаганда Уфа тамашачысын тоеп бетермәгән идек әле. Бүген Башкортстан сәхнәсендә икенче тапкыр җырлыйбыз, халык ачык йөз белән кул чабып каршы ала. Без “Барс Медиа” үткәргән чараларда катнашу мөмкинлегенә бик шат. Компания белән хезмәттәшлек итү яңа тамашачы белән очрашу бәхетен бүләк итә, - диде “Яңа йолдыз” проекты җиңүчеләре “Караш” төркеме солистлары.

“Яңа йолдыз” проекты янәдән кастинг үткәрә. Сайлап алу этабы 6 июньнән 1 августка кадәр барачак. Тулырак мәгълүматны ТМТВ каналының сайтында табып була.

"Башкортстан" сәхнәсендә халык мәхәббәтен яулап алган парлар да чыгыш ясады. Алсу һәм Азат Фазлыевлар янәдән ТМТВ премиясе лауреатлары рәтендә.
- Премиядә беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, быел чара Уфада узгач аеруча кызыклы. Елдан-ел фестивальгә яңа талантлы җырчылар килә. Без аларның иҗатын күзәтәбез, әлбәттә классиканы да онытмыйбыз. Өлкән буын вакилләрен дә яратып тыңлыйбыз. Уфа тамашачысы искиткеч. Ул һәр чыгышны зарыгып көтә, кечкенә ялгышларны кичерә белә торган, нечкә күңелле халык, - диде Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Башкортстан халкы ТМТВ премиясе тапшыру тантанасын чын бәйрәм кебек кабул итте. Барлык артистлар да тере тавышка җырласа, бәлки, чара тагын да уңышлы узар иде.

Башкортстан һәм Татарстан – дус-тату, бердәмлектә яшәүче республикалар. Артистлар ике җирдә дә актив эшчәнлек алып бара. Башкортстанда иҗат юлын башлаган шәхесләр, хәзер татар калаларын гөрләтә. Артистларны бүлеп утырмыйк, алар безнеке. Сәхнәдә туган телдә җырлар, көйләр яңгыраганда милләтебез озын гомерле булачак.

Илгизә Галиуллина

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading