Шәһри Казан

Ваһаповчыларга кушылган яңа җырчының исеме билгеле булды!

Билгеле булганча, ваһаповчылар (Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина һәм Зәлилә) концертларына яңа артист кушылачак дип игълан иттеләр. Социаль челтәрләрдә "кем икән соң ул серле туташ?" дип кайнар бәхәсләр туды.

Фаразлар шактый төрле булып чыкты: Рәнис Габбасовның хатыны Гөлиядән башлап Гөлназ Асаевага барып тоташты. Кайберәүләр исә Зәлилә проекттан гомумән китәчәк икән, аның урынына яңа җырчы киләчәк дип уйлады.

Реклама

Чынбарлыкта исә, квартетка бишенче кеше булып Сөмбел Заһидуллина кушылачак. Ул 8 нче марттагы Уфа концертыннан башлап "4-әү" составында булачак.

Сөмбел Заһидуллинага ваһаповчылар белән берлектә эшләп матур, уңышлы тәҗрибә туплавын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: