Шәһри Казан

Венера Ганиева: “Равил Шәрәфиев мине чанада тартып йөрттe

Венера Ганиева Яңа ел каршы алу истәлекләре белән уртаклашты. - Ул елларны фатирда яши идек. Равил Шәрәфиев белән бер йортта яшәдек, ул - өченче, без - унынчы катта. Яңа елны гаиләдә каршы алганнан соң, күршеләр белән ихатада очраштык. Анда да чыршы куелган, балалар шау-гөр килә иде. Иң хәтердә калганы -...

Венера Ганиева Яңа ел каршы алу истәлекләре белән уртаклашты.

- Ул елларны фатирда яши идек. Равил Шәрәфиев белән бер йортта яшәдек, ул - өченче, без - унынчы катта. Яңа елны гаиләдә каршы алганнан соң, күршеләр белән ихатада очраштык. Анда да чыршы куелган, балалар шау-гөр килә иде. Иң хәтердә калганы - Равил абый мине чанада тартып йөрде. Аның кадәр шәхеснең бу эше гомергә истә калды. Ул үзе бит бер тарих, - диде ул.

Ел да Яңа елда барлык якыннарыма, үземә матур теләкләр телим. Иң мөһиме - сәламәтлек. 61 яшемдә, сәламәтлек - безнең кулда дип, инанып әйтә алам. Әлбәттә, сүз җитди авырулар турында бармый. Үзеңне һәрвакыт формада, тонуста сакларга кирәк. Һәр иртәмне күнегүләрдән башлыйм. Шәкертләрем зур бер стимул булып тора. Мин бит алар алдына карт әби булып бара алмыйм. Әйбәт кәеф, пөхтә кием, матур прическам белән дә аларда бу сыйфатларны тәрбиялим. Шулай булырга кирәк икәнен үз мисалымда күрсәтәм.

Реклама

Азалия Исмәгыйлева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: