16+

Венера Шәмиева ничек дингә килүе һәм иң зур хыялы турында сөйләде

Татар эстрадасы җырчысы Венера Шәмиева ничек дингә килүе, ничә ел элек яулык ябуы, күңелендә йөрткән уй-хыяллары, теләкләре турында сөйләде.

Венера Шәмиева ничек дингә килүе һәм иң зур хыялы турында сөйләде

Татар эстрадасы җырчысы Венера Шәмиева ничек дингә килүе, ничә ел элек яулык ябуы, күңелендә йөрткән уй-хыяллары, теләкләре турында сөйләде.

“Син дингә ничек килдең?” – дигән сорауны еш кына бирәләр миңа. Бу сорауга: “Аллага шөкер, Аллаһ Тәгаләм мине сөекле колларыннан күрергә теләде, шуңадыр”, - дип җавап бирәм. 

Ястү намазын укый башлаганыма 15 елдан артып киткән, 5 вакыт намаз укыганыма 8нче ел, яулык япканыма 5нче ел киткән...
Аллаһыма сыенып, әкрен генә, ләкин арткан борылып карамаслык ныклы адымнарым белән Аллаһыма барышым...

Алда әле зур хыялым – Олы хаҗ, теләгемнең иң зурысы – ирем, әти-әниләрем, якыннарым аша Аллаһымның ризалыгына ирешү һәм хыялларымның иң-иң зурысы – кыямәт көнендә Аның йөзен күрү. Раббым хәерле гомерләр генә насыйп итсен”, - дип язган Венера Шәмиева.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес адым белэн барасын, собханаллах, дэвамлы булсын Венера.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эмииин эмииин эмииин телэклэрен кабул булсын Венера

      Мөһим

      loading