16+

Винарис Илъегет: «Мине «Әни малае» дип уйласалар уйларлар, әмма минем өчен әни – беренче урында»

Эстрадага «Юанша» җыры белән килеп кергән Винарис Илъегетнең серләре хакында беләсегез килсә, әлеге язма – сезнең өчен

Винарис Илъегет: «Мине «Әни малае» дип уйласалар уйларлар, әмма минем өчен әни – беренче урында»

Эстрадага «Юанша» җыры белән килеп кергән Винарис Илъегетнең серләре хакында беләсегез килсә, әлеге язма – сезнең өчен

Ул гел күзгә генә карап сөйләшә. Андый артистны очратканым юк иде әле. Бар да ачыктан-ачык. Шапырынып йөрми, әмма үз юлы бар. Килешәсездер, Винарис Илъегетнең исеме гадәти түгел. Пермь ягыннан ул. Исемне аңа мулла кушкан, ә сәхнә өчен әнисенең кыз чагындагы фамилиясен алган. Паспорт буенча исә – Блехер Виталий Ефимович.

«Акчам беткәч, мине куып чыгардылар»

2000 елда ул Казанга күченеп килергә ниятли. Татарстан башкаласы аны матурлыгы белән үзенә җәлеп итә. Өстәвенә биредә татар мохите, татар җырлары. Винариска исә татар җырлары яшьтән ошый. Җырлар аны татарча сөйләргә өйрәтә дә.

– Җырның нәрсә хакында икәнен белмәсәм дә, татар җырларын тыңларга ярата идем. Сүзләрне аңлый башлагач исә бу мине тагын да җәлеп итте. Шуңа да Казанга килергә дигән фикергә килдем. Пермьдә администратор булып эшләгәнгә, Казандагы кайбер артистларны белә идем. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бер артисты мине үзенә чакыр­ды. Казанга килдем, акчам беткәч исә ул мине куып чыгарды. Әлбәттә, бу хакта әти-әнигә белдертәсем килмәде. Ике атна подъездларда яшәдем. Банкетларда чыгыш ясый башлаган идем. Банкетларның берсендә Хәмдүнә апа Тимергалиева белән очраштык һәм ул мине үзенә яшәргә дәште, – ди Винарис.

Шул көннән алып ике ел җырчы халык артисты фатирында яши һәм, шул вакытта ярдәм кулы сузган өчен, Хәмдүнә Тимергалиевага рәхмәт укый.
Өч яшьтән сәхнәдә булган Винарис 7нче сыйныфка кадәр музыкаль белем ала. Әмма әтисе яман чир белән авырганлыктан, үсмергә эшкә урнашырга туры килә һәм ул музыка мәктәбен ташлый.

– Безнең гаиләдә җырчылар һәм артистлар бар димәс идем. Шулай да әбием һәм аның барлык алты сеңлесе дә гармунда уйнаган. Закир абый исә бик матур җырлаган. Мине аңа охшаган, диләр. Мәктәпне тәмамлагач, тарих факультетына укырга кердем. Әмма 30 август көнне, әти-­әнигә әйтми генә, документларымны алып, мәдәният институтына бирдем.

Имтиханнарсыз гына укырга алдылар, өстәвенә губернатор стипендиясе дә бирделәр. Әни белән әти минем башка уку йортында укуым хакында беренче сессияне тапшыр­гач кына белде, – ди Винарис.
Әти-әнисе аны контрольдә тотмый. Уку йортын алыштыруын белгәннән соң гына бик нык ачуланалар. Әмма җырчы таныла башлагач, горурлануларын яшермиләр.

– Укып бетергәч тә әле әти миңа, микрофон тотып җыр­лап йөрү ул эшме инде, дип әйтә иде. Әмма аңа гел: «Әти, синең яһүд каның миндә әле кайчан да булса «баш калкытачак», – дип әйтә килдем. Шулай булды да. Берара сәхнәдәге пычраклык­тан туеп, җырлавымны туктаттым һәм бизнес белән шөгыльләнә башладым. Үз эшемнән канәгать идем. Ун елдан артык җырламадым диярлек. Дүрт-биш ел элек миңа кабат сәхнәгә чыгарга тәкъдим иттеләр, әмма икенче тапкыр сәхнәгә чыгу бик авыр. Шулай да иҗат итәргә тырышам. Килеп чыга да төсле.

«Кемдер – автосервиска, кемдер...»

Тамашачы артист тормышының матур, ялтыравыклы якларын гына күрергә өйрәнгән. Җырлап йөрү эшме инде ул, чыгып баскан өчен каерып акча алалар, дип уйлый халык. Әмма сәхнә тирәсендә азмы-күпме йөргән кеше моның алай түгел икәнен яхшы белә.

– Артистлар ярлы яшәми. Алар танылган кешеләр һәм шуңа да матур булырга тиешләр. Күпләр алардан үрнәк ала. Башта артист акчаны үзенә «тыга», аннан гына дивиденд­лар ала башлый. Әле аның тамашачыга ошавы да кирәк. Хәзер акчасыз артист булуы кыен. Беренче вакытта ротациягә җыр бирү өчен бурычка да акча ала идем. Әмма мине тамашачы кабул итте. Әгәр дә кабул итмәсә нишләргә? – ди Винарис.

Акча белән генә уңышка ирешеп булмавын да яшерми җырчы. Эштән, эшләүдән курыкмаска, ди. Ихтыяр көче булу, беркайчан да бирешмәү дә үзенекен итә.

– Тышкы кыяфәтләре, искиткеч сәләтләре булган яшьләрне беләм. Әмма ярдәм итүчеләре булмагач, алар бирешә һәм сәхнәдән китә. Кемдер – автосервиска, кемдер – сәүдә өлкәсенә... – ди җырчы.
Аның фикеренчә, тамашачылар үзгәреп тора. Элег­рәк мәгънәле җырларга ихтыяҗ булса, хәзер исә гади, «җиңелчә» җырлар сорыйлар.

– Кешеләргә җиңел, тиз җыр кирәк. Мисал өчен минем «Чия­лектә» җыры бар. Аны тамашачы бик ярата, үземнең исем китмәсә дә. «Килеп китсәң ни була» җыры да шулай. Мин ул җырны аңламый да идем. Әмма ул популярлашкач, мин тамашачыга ял иттерә торган җырлар кирәк икәненә төшендем, – ди Винарис Илъегет.

«Улымның артист булуын теләмәс идем»

Ни сәбәпледер җырчыларны тамашачы шәхси тормышы аша бәяли. Винарис шәхси тормышын беркайчан да яшерми.
– Өйләнгән идем. Пермьдә торганда, беренче мәхәббәтем белән гаилә кордык. Аннан Казанга күчәргә теләдем, әмма ул бу адымны хупламады, кире кайтып китте. Аерылыштык. Аерылганнан соң, улыбыз туды. Ул баланы башта танымадым, минеке түгелдер, дип уйладым. Улым миңа үпкәләп тә йөрде, әмма соңыннан кабул итте. Хәзер без аралашып яшибез.

Аңа ярдәм итәргә тырышам. Улым әнисенең туганнарына охшаган. Әмма әнисе, улымның холкы нәкъ минеке төсле, ди. Ул да минем кебек тиз кабынып китә, үҗәт һәм максатчан. Иҗади кеше түгел, нефть өлкәсендә эшли. Аның артист тормышын сайлавын теләмим дә. Бу – бик авыр тормыш. Минем өчен дә шоу-бизнес бик авыр нәрсә. Барысын да ташлап, качып китәргә теләгән вакытлар да бар, – ди җырчы.

Әни

Үз тормышым белән горурланам һәм тормышымнан канәгать, дип, булганына рәхмәт әйтеп яши Винарис Илъегет.

– Ходайга ышанам. Изге урыннарда күп булам. Мөселманнарныкында да, христианнарныкында да. Тормышымда ничек узармын икән бу араны, дигән вакыт булды. Бер изге урынга барып, Ходайдан ярдәм сорадым. Берникадәр вакыттан соң бу вакыйга үзгәрде һәм миңа, киресенчә, ярдәм генә итте, – ди ул.
Җырчының әтисе инде вафат. Әнисе дә дүртенче ел инде лимфома белән авырый.

– Әнине өч-дүрт ай гына яшәя­чәк дигәннәр иде. Аллага шөкер, шул вакыттан соң дүртенче ел китте. Химия терапияләр дә үтмибез, дарулар да эчми, витаминнар гына кабул итә. Халык медицинасыннан файдаланабыз, үләннәр белән дәваланабыз. Әни – хәзер минем тормышымда иң кадерле, иң мөһим кеше.

Тормышымны әнидән башка күз алдына да китерә алмыйм. Әнине генә тыңлыйм. Ул бик зирәк, акыллы хатын-кыз. Яһүд белән 54 ел тору, гаиләне саклау өчен бик акыллы булу кирәк. Әти нәрсә генә эшләсә дә, әни беркайчан да аңа карата начар сүз әйттермәде. «Бу сезнең әтиегез, ул мине гомер буе бәхетле итте, сезне тәрбияләде», – ди. Хәзер мин өйләнмәгән һәм, дөресен генә әйткәндә, гаилә корырга теләгем дә юк. Вакытымның күп өлеше иҗатка китә. Буш вакытымны исә әнигә багышлыйм. Кешеләр мине «Әни малае» дип уйласалар уйларлар, әмма минем өчен әни – беренче урында, – ди Винарис.

PS. Җирдәге һәр әни дә шундый кадер-хөрмәттә яшәсен иде. Ә Винарисның әнисенә озын гомер телибез!


Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куптэн тугел генэ Яшел Узендэ эни сен ничек хормэтлэвен курдем. Винарис алдында башны иясе генэ. Рэхмэт ана!

    Мөһим

    loading