16+

Винарис Илъегет тавышын югалткан?!

Татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет, ниһаять, гадәти тормышка кайтуы турында сөйләде.

Винарис Илъегет тавышын югалткан?!

Татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет, ниһаять, гадәти тормышка кайтуы турында сөйләде.

Җырчы коронавирус белән чирләгәннән соң, тавышын югалткан булган.

“Коронавирустан соң тавышым утырды. Әниемне югалту кайгысы да неврларымны какшатты. Өч атна тирәсе бөтенләй сөйләшмәдем. Җырларга да хәлем булмады. Хәзер әкренләп тавышым ачыла башлады, ләкин җыр яздыру авыррак әле. Озак тәнәфестән соң тавышны үз хәленә кайтару, концертлар куя башлау кыен бирелә. Әле алай гына түгел, җырларның сүзләре дә онытыла башлаган икән. Шушы хәлләрдән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, җыр сүзләрен оныттым”, - дип сөйләде безгә Винарис Илъегет.

Лена РӘХИМОВА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading