Шәһри Казан

Вәсилә Фәттахованың ире кызлары Камиләнең фотосын күрсәтте

Аны бүген мәрхүм җырчының ире – Илгиз Абдракыйпов үзенең Инстаграм аккаунтында урнаштырган. «Фотосурәттә әни ике оныгы – Әминә һәм Камилә белән», – дип язып, ул әнисен туган көне белән тәбрикләгән.

Исегезгә төшерәбез, эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фәттахова вафат булуына быел өч ел булды. Кызы – Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Ире Илгиз ике бала белән торып калды...

Реклама

«Бар да шулай ук, үзгәрешсез. Кәрим мәктәптә укып йөри, быел аңа 8 яшь тула. Уку ошый, аеруча математикан ярата. Камилә кызыбыз Казанда, Мәскәүдә дәвалану курсын үтте. Быел Кытайга барырга да планлаштырабыз.

Вакытыннан алда аз авырлык белән туып, әле дә хәл җыеп китә алмый, балакай. Ятып кына тора: утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына. Бераз сөйләшә, күзләрен, авызын күрсәтә... Бөтен ышанычыбыз Кытай табибларына. Алла боерса, бар да яхшы булыр!» – ди әти кеше.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 27 апрель 2019 - 11:42
    Без имени
    Балалары исэн сау булсыннар иде, болайда авыр хэсерэт онытылмыйда кимемидэ, ничэ еллар утсэдэ энилэре юклыгы бик кызганыч балалар эчен
  • 26 апрель 2019 - 16:06
    Без имени
    Аермасын безне ходай- аяз куклэрдэн,жирдэн,якты доньядан hэм ин кэдерле кешелэребездэн.
  • 26 апрель 2019 - 08:08
    Без имени
    Эй, ходаем ярдеменнен ташлама баланы