16+

Гүзәл Уразовадан каз пешерү рецепты

Җырчы Гүзәл Уразова инстаграм битендә каз пешерергә өйрәткән. “Уразовача каз” дип атый ул әлеге рецептны.

Гүзәл Уразовадан каз пешерү рецепты

Җырчы Гүзәл Уразова инстаграм битендә каз пешерергә өйрәткән. “Уразовача каз” дип атый ул әлеге рецептны.

Кирәк була каз, 3 бәрәңге, 1 алма, 100 гр кара җимеш, 3 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы аджика, 100 гр майонез.
Соуска: сарымсак, аджика, майонез.

Казны 10-12 сәгать тозлы суда тотабыз (10 литр суга кг ярым тоз кирәк).  Шакмаклап туралган алма белән бәрәңге, кара җимеш, угычта уылган сарымсак, аджика, майонезны кушып, каз эченә тутырабыз. Соңыннан каз өстенә соус сылыйбыз.
Рукавка тыгып, 230 градус эсселектәге газ мичендә 1 сәгать тә 40 минут тотабыз.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading