16+

"Яңа йолдыз" җиңүчесе билгеле: “Нәрсә булганын әле дә аңлап бетерә алмыйм!"

Июнь аенда старт алган һәм берничә этапта барган “Яңа йолдыз” проектының җиңүчесе билгеле, ниһаять. Оештыручылар әйтүенчә, быел проектка Россиянең төрле төбәкләреннән 747 гариза кабул ителгән. Өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге җыр бәйгесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.

"Яңа йолдыз" җиңүчесе билгеле: “Нәрсә булганын әле дә аңлап бетерә алмыйм!"

Июнь аенда старт алган һәм берничә этапта барган “Яңа йолдыз” проектының җиңүчесе билгеле, ниһаять. Оештыручылар әйтүенчә, быел проектка Россиянең төрле төбәкләреннән 747 гариза кабул ителгән. Өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге җыр бәйгесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.

“Проектның максаты – катнашучыларның вокал мөмкинлекләрен ачу, талантлыларны барлау, аларга танылырга мөмкинлек бирү, татар эстрадасын үстерүгә өлеш кертү, җыр аша татар мәдәниятенә кызыксыну уяту”, - диде “ТМТВ” телеканалы җитәкчесе Лилия Кадыйрова.

“Яңа йолдыз” проекты дүрт этапта үткәрелде: 
1.    Читтән торып тавыш бирү. Катнашучылар проектка анкета белән видеога яздырылган җырларын юллаган. Биредә 18-35 яшьтәге егетләр-кызлар катнашты.
2.    Кастинг. Конкурсантларның чыгышын Лина Арифуллина, Зөлфәт Хәким, Филүс Каһиров, Ильвина, Данир Сабиров бәяләде.
3.    Проектка эләккән катнашучылар мастер-классларда (вокал, актерлык осталыгы, сөйләм теле һ.б.) катнашты. 
4.    Гала-концерт. Проектның җиңүчесе билгеле булды.

Финалга барлыгы алты катнашучы чыкты: 

Түбән Кама кызы Алия Габиева (22 яшь) – 25 балл
Питрәч районы Пановка авылы егете Игорь Дмитриев (32 яшь) – 26 балл
Башкортстанның Салават районы кызы Алинә Газизова (22 яшь) – 20 балл
Мамадыш кызы Фәридә Ибраһимова (24 яшь) – 26 балл
Чаллы кызы Диана Дәүләтшина (22 яшь) – 22 балл
Казан егете Инсаф Гаптелбәров (22 яшь) – 25 балл

Финалистлар ике командага бүленде, алар белән өстәмә рәвештә Зөфәр Хәйретдинов һәм Артур Минһаҗев шөгыльләнде. “Яшьләр белән барлык булган тәҗрибәмне уртаклашып, белгәннәремне, теләгәннәремне җиткерергә тырыштым. Җитешмәгән якларны күреп, табып, юкка чыгарырга омтылдык. Ничек килеп чыккандыр, тамашачылар хәл итәр”, - ди Зөфәр Хәйретдинов.

Артур Минһаҗев әлеге проектның кирәкле булуын әйтте. “Бүгенге көндә сәхнәгә омтылучы яшьләр күп. Әмма шушындый проектлар гына аларны дөрес юлга бастыра ала. Финалга үткән җырчыларны репетиция вакытында күзәттем: бергә шөгыльләнгән вакыт юкка үтмәгән, шуңа сөендем. Җырларны профессиональ дәрәҗәдә җырлый башладылар, сәхнәдә үзләрен икенче төрле тоталар”, - диде Артур Минһаҗев.

Гала-концертта исә Алия Габиева - Илгиз Шәйхразиев, Фәридә Ибраһимова - Илнат Фәрхуллин, Алинә Газизова – Алсу Әбелханова, Инсаф Гаптелбәров – Рәсим Низамов, Диана Дәүләтшина – Алинә Шәрипҗанова, Игорь Дмитриев – Эльмира Кәлимуллина дуэтлары булды. Моннан тыш, “Яңа йолдыз”ның беренче һәм икенче сезонында җиңү яулаган “Караш” төркеме белән Эльвира Мифтахова да чыгыш ясады. 

Гала-концертта финалистлар чыгыш ясаганнан соң, жюри әгъзалары фикер алышырга юнәлде. Шуны да әйтергә кирәк, җиңүчене сайлаганда үзара бәхәсләр, сүз көрәштерүләр булмаган, җиңүче бертавыштан сайлап алынган. Хәер, кемнең җиңү яулаячагын тамашачы үзе дә сизгәндер, чөнки Фәридә Ибраһимованың үзенчәлекле тавышы башкалардан бик тә аерылып торды.

“Җиңүче булдым да, бетте түгел әле ул. Артист шунда гына артист була, әгәр аның концертына тамашачылар теләп килсә. Ә җиңү яулый алмаганнар үпкәләмәсен иде. Мин дә төрле проектларда катнаштым, әмма беркайчан да урыннар алмадым. Ул вакытта җиңгән егетләр-кызлар эстрадада күренми, ә мин кеше кисәге булып йөрим”, - диде уены-чыны белән бергә Данир Сабиров.

Зөлфәт Хәким дә финалистларга теләк-киңәшләрен җиткерде: “Кеше фикеренә бик игътибар бирмәгез. Колак салырга кирәк, әмма ул фикер тискәре булса, югалып калмагыз. Көймә суда йөзеп барганда, әйбәт йөзә. Эченә су тулса, ул бата башлый. Кеше фикеренә караганда, үз халәтең кыйммәтрәк. Нинди генә уңышларга ирешсәң дә, кем икәнеңне, кайдан чыкканыңны, кемнәр ярдәм иткәнне, туганнарыңны онытмаска кирәк. Әллә нинди талантлы кеше булсаң да, син бер үзең генә бу дөньяда беркем түгел. Соңгы вакытта шуңа борчылам: җырның мәгънәсенә, сүзләренә игътибар бирелми шикелле. Яшь җырчылар шуңа игътибар бирсен иде”.

Шулай итеп, Мамадыш кызы Фәридә Ибраһимова “Яңа йолдыз” проектының җиңүчесе булды! Аның исемен проектның режиссеры Лина Арифуллина игълан итте. Фәридә ел дәвамында “Барс Медиа” компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек итәчәк (җыр яздыру, клип төшерү) һәм “Татар җыры”нда катнашыр дип көтелә. “Нәрсә булганын әле дә аңлап бетерә алмыйм, җиңүемә ышанмыйм, мин чиксез шат”, - диде Фәридә.

“Яңа йолдыз”ның быелгы сезоны ничектер тыйнак кына узып китте. Шәхсән миңа узган елгысы күбрәк ошаган иде. Хәер, проектның максаты шоу ясауда түгел бит, ә яңа йолдызлар чыгаруда. Финалга чыгучыларның һәрберсе эстрадада үз юлын, үз тамашачысын тапсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading