16+

"Яңа йолдыз" проектында кем җиңәчәген алдан белдем"

Филармониядә “Яңа йолдыз” телевизион вокал проектының гала-концерты узды. Финалга чыккан 12 катнашучы татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарды. Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды. 

"Яңа йолдыз" проектында кем җиңәчәген алдан белдем"

Филармониядә “Яңа йолдыз” телевизион вокал проектының гала-концерты узды. Финалга чыккан 12 катнашучы татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарды. Концертны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды. 

Әлеге проект ТМТВ каналында барлыгы 11 атна дәвам итте. Аны "Барс Медиа" компанияләр төркеме оештырды.

“Пандемиядә концерт оештырганнар” диючеләр өчен әйтеп куям: залның 50 проценты гына тулган иде. Ягъни таләпләр үтәлгән. Концерт барышында залда проектның жюри әгъзалары утырды. Алар – Динә Гәрәева, Лина Арифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Элвин Грей, Руслан Васкез. Алар да минем кебек үк һәр дуэтны бәяләп, кәгазьгә нидер сызып утырды. Мин дә үземне чыгарылыш кичәсендә кебек хис итеп, һәр дуэтка билге куеп бардым.

Оештыручылар тырышкан дияр идем. Һәр чыгышны театральләштерергә, биюләр һәм башкалар белән бизәргә тырышканнар. Концертка җаваплы караулары ошады. Әллә быел “Татар җыры” булмаганга күрә, бөтен көчләрен шушы проектка сарыф иттеләрме икән, дип тә уйладым.

Концертны Гөлназ Асаева башлап җибәрде. Башта ул үзе генә җырлады, аннары Радик Шәрәфиев белән “Оныта да алмыйм” җырын башкарды. Гомумән, барлык артистлар башта үзләре генә җырлады, аннан соң гына яшьләр белән дуэт тәкъдим итте. Гөлназ белән Радикның чыгышын “дүртле”гә бәяләдем. Ни өчен икәнен аңлатам.

Гомумән, вокал ягыннан җитешсез яклар, кимчелекләр шактый булды. Кайбер урыннарда яшьләр җиренә җиткерә алмады. Аңлыйм, мәртәбәле жюри алдында җырлау дулкынландыргыч. Ләкин араларында тәҗрибә туплаган башкаручылар да бар. Әйтергә кирәк, бу концертта барысы да тере тавышка җырлады. 

Минемчә, дуэтны егет белән егет яки кыз белән кыз җырласа, күпкә яхшырак килеп чыгар иде. Егет белән кызны дуэтта җырлату бик кыен. Монда тавышлар туры килү мөһим. Парлы-гаиләле артистлар моны бик яхшы белә. Дуэтларны проектның музыкаль продюсеры Зоя Бабкина һәркемнең тавыш үзенчәлеген истә тотып билгеләгән.  

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов белән Фәнүзә Гатауллина “Өлешемә тигән көмешем” җырын башкарды. Бу чыгышка мин “дүртле” билгесе генә куйдым. Сәбәбен өстәрәк аңлаттым. Ә җыр бик матур, сүз дә юк.

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова белән Ислам Кәлимуллин башкарган “Онытырга” җырына да “дүртле” куйдым. Алсу җырны җиренә җиткереп җырлады, ә менә Исламның тавышы бик әкрен ишетелде. Әллә микрофоннары шулай көйләнгәнме, аңламадым. Мин үзем Ислам өчен җан аттым.
 
Илнат Фархуллин белән Акбулат “Сары розалар” җырын җырлады. Бу чыгышны мин “бишле”гә бәяләдем. Акбулат – әзер артист! Дөресен генә әйткәндә, монда кемнең артист, ә кемнең финалист икәнен аңлау авыр булды. Егетләр икесе дә ут кебек!

Концертның махсус кунагы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән Адилә Әхмәтова “Абага” җырын җырлады. Мин бу дуэтка Айдар абый булганга күрә генә “бишле” куйдым. Айдар Галимов янында башка артистны күрергә өметләнгән идем. Кыскасы, бу дуэт көтелмәгәнрәк булды.

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова белән Ильяс Минһаҗев “Яратам яратма” җырын җырлады. Катлаулы, авыр җыр. Шулай да Ильяс мең кат тир түксә түкте, әмма башкарып чыкты! “Бишле” куймыйча, кая барасың!

Илназ Сафиуллин белән Рәнис Вәлиев “Күңелкәем нигә моңая?” җырын җырлады. Менә бу очракта да Илнат белән Акбулат турындагы фикеремне кабатларга мәҗбүрмен. “Бишле”лек чыгыш ясадылар. Хәтта Илназ да ачылып киткән сыман булды.

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Марсель Закиров “Бәхет ачкычлары” җырын җырлады. Бу - миңа иң ошаган чыгышларның берсе. Җырны кычкырмыйча, үз көенә, ләкин тәмле итеп башкардылар. Марсель белән Ришатка - “бишле”!

Татарстанның атказанган артисты Иркә белән Эльвира Мифтахова “Тормыш җилләре” җырын җырлады. Кайбер урыннарда Эльвира Иркә кебек җырлады. Тавышлары шулкадәр бер-берсенә охшап киткән мизгелләр булды. Менә бу дуэт ичмасам! Мин аларга “бишле” куйдым. 

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән Рәдиф Камалов “Керфекләр” җырын җырлады. Кыз белән егетнең тавышы бер-берсенә туры килмәскә мөмкин, дигән идем бит әле? Менә бу очрак искәрмә! Эльмира белән Рәдиф бер-берсен, киресенчә, тулыландырды. Йотлыгым карадым, тыңладым. “Бишле” куйдым, әлбәттә.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән Гүзәл Нәбиева “Кочаклама яратмыйча” җырын җырлады. Беләсезме, әгәр мин чыгышны үзләрен күрмичә генә тыңлаган булсам, нечкә тавышлы Гүзәлне бэк-вокалдагы кыз дип уйлар идем. Кызыклы дуэт, әмма “бишле”гә тартмады кебек...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән “Юки” төркеме “Саф хисле мәхәббәт” җырын җырлады. Татар эстрадасында яңа “Виагра” төркеме барлыкка килергә мөмкин. Сәхнәгә чыккач, башта “ничек җырлар икән болар?” дип куркып калдым. Куркуларым юкка булган. Шундый шәп квартет килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, мин Филүс һәм кызлар башкаруында тагын бер җыр тыңлар идем. Афәрин, “бишле”!

Дуэтларны тыңлаганнан соң, жюри әгъзалары сәхнә артына киңәшләшергә кереп китте. Тамашачы ул арада Филүс Каһировның җырлары белән хозурланды.

Димәк, “Яңа йолдыз” проектында өч финалист билгеле булды. Алар – Ильяс Минһаҗев, Марсель Закиров һәм төп җиңүче – Эльвира Мифтахова. Ильяс белән Марсель “Татар җыры-2021” фестивалендә чыгыш ясаячак. Эльвирага исә җыр яздыру, аранжировка ясау, клип төшерү һәм аны “ТМТВ” каналында чыгару мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш, ул әлеге җыр белән “Алтын Барс” сыны өчен дә дәгъва кылачак. Эльвира Мифтахова 1994 елның 18 августында Башкортстан Республикасында туган. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Кияүдә.

Концерт соңында 12 финалист “Яңа йолдыз” гимнын башкарды. Болай зурга киткәч, проектның икенче сезоны да булыр, мөгаен. Икенче юлы тагын да талантлырак яшьләрне күрәсе килә, чөнки беренче сезонда аяктан егарлык тавышлар ишетелмәде. Ә бәлки әле ул тавышлары ачылмагандыр...

Концерт тәмамлангач, Лина Арифуллинадан: “Сез кем өчен җан аттыгыз?” - дип сорадым. “Эльвираны күргәч тә, аның җиңүче булачагында шигем юк иде. Минем тәҗрибәм зур, алдан сиздем. Ул – үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора. Гомумән, бүген яшь башкаручылар сезнең атказанган артистларыгыздан бер дә ким җырламады. Тырыштылар, булдырдылар”, - диде Лина. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading