16+

Якташыбыз, актриса Чулпан Хаматова чәчен кырдырып алдырган

Пеләш Чулпан Хаматованың фотосы социаль челтәрдә пәйда булды.

Якташыбыз, актриса Чулпан Хаматова чәчен кырдырып алдырган

Пеләш Чулпан Хаматованың фотосы социаль челтәрдә пәйда булды.

Актриса Лиза Боярская үзенең инстаграм сәхифәсендә хезмәттәшләре Марианна Шульц һәм Чулпан Хаматованың белән бергә төшкән фотосын урнаштырган. Чулпанга күрәсең пеләш кыз роле туры килгән.

Кадрда Боярская, Хаматова һәм Шульц театр гримеркасында басып торалар. Шул ук вакытта Хаматова бөтенләй чәчсез. "Без күптән "Иванова"ны уйнамадык! Сагындык! Бик! "- дип фото астына язган Боярская.

Хаматованың иҗатын сөючеләр аның матурлыгын хәтта пеләш булса да тиешенчә бәяләгәннәр. «Искиткеч Хаматова», «Чулпанның мондый кыяфәте башта куркытты! Ә аннары аңладым, аңа бу килешә", "Чулпан нинди матур, хәтта чәчсез дә", "Чулпан - Сез камил", - дип яза алар комментарийларда.

 

 

Фото: https://www.instagram.com/p/CPeKOYqj-M-/

Узган ел Россия Президенты Владимир Путин Чулпан Хамматованы юбилее белән котлавында чын мәгънәсендә Россиянең халык артисткасы да билгеләп узган иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading