Шәһри Казан

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Ләйсән Мәхмүтованың хатирәләре һәм бүгенгесе (6 серия)

Әминә - Ләйсән Мәхмүтова: - Ул елларны гел сагынып искә алам, чөнки яшьлекнең матур мизгелләренең берсе. Фильмда катнашырга режиссерыбыз Нурания апа чакырды. Мин кастинглар узып тормадым. Әлеге рольне Раушания Юкачева уйнарга тиеш иде, әмма гастрольләргә чыгу сәбәпле, катнаша алмады.

Ә нинди җитди кастинг булганын ишетеп беләм. Мин соңрак килдем.
Минем рольгә килгәндә, әлбәттә, тырышып эшләргә туры килде. Үземне жәллим дә әле: мине бит иремнең кызы Дилбәр яратмады. Әлбәттә, якты йөз белән каршы алмагач, мин дә шундук холкымны күрсәтә башладым. Әмма, ни кызганыч, Әминәләр бүгенге тормышта бик күп. Тик мәхәббәтсез бәхетле булып булмый, анысы көн кебек ачык.

Реклама

Әминә образы белән охшаш якларым да бар. Әгәр дә минем җенемне котыртсалар, «кыздырсалар», җен пәриләрем шундук чыга һәм бик каты әйтеп куюым бар. Әмма мин беркайчан да кеше язмышы белән уйный алмаячакмын. Кешене яратмыйм икән, байлыгына кызыгып, аның белән булу уе бөтенләй дә юк. Кешеләрне кыерсытып яшәргә дә намусым рөхсәт итми.

Әминәне җиренә җиткереп, рәхәтләнеп уйнадым. Фильм чыкканнан соң, ике-өч ел мине хатын-кыз тамашачы күрә алмады, ә ир-атларга ошый идем. Рольнең шул күңелсез ягы бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    89
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    186
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    150
    0
    0