16+

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Әсхәт Хисмәтовның хатирәләре

- Әлбәттә, тамашачы Айбулатны жәлләде. «Шундый җебек ир-ат буламыни», - дип сүктеләр дә. Нишләтәсең, әтисез үскән ул, шуңа да йомшак холыклы. Әнисе: «Әтиең эләкмәде сиңа», - дип, берничә кат әйтеп куя бит. Өстәвенә, хатыны да иртә үлеп киткән. Ә ашарга да пешермәгән икенче хатыны бер кочаклап үбә дә, әлбәттә, ир...

- Әлбәттә, тамашачы Айбулатны жәлләде. «Шундый җебек ир-ат буламыни», - дип сүктеләр дә. Нишләтәсең, әтисез үскән ул, шуңа да йомшак холыклы. Әнисе: «Әтиең эләкмәде сиңа», - дип, берничә кат әйтеп куя бит. Өстәвенә, хатыны да иртә үлеп киткән. Ә ашарга да пешермәгән икенче хатыны бер кочаклап үбә дә, әлбәттә, ир эреп китә. Ир-атка күп кирәкмени инде?!

Кәефне иң төшергәне - фильмның сценарие үзгәрүе. Төшерелгән шундый шәп кадрлар калды. Элекке сценарий буенча булган булса, халыкны бөтенләй елата торган булачак иде ул.

Кошман авылы халкы турында җылы хатирәләр күңел түрендә әле дә саклана. Авыл советы җитәкчесе шундый шәп кеше иде. Алар безне шулкадәр матур каршы алды. Фильм төшерү өчен барлык уңайлыкларны тудырдылар. Айбулат механизатор булып эшли бит инде, аңа да әле тракторын, әле комбайнын әзерлиләр. Көненә берничә тапкыр тәмле ризыклар пешереп, ашханәдә ашаталар. Бернинди проблемабыз булмады: бирелеп эшлә генә!

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading