Узган шимбәдә «Пирамида» концертлар залында ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы узды. Чара 15:00 сәгатьтә артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып киткән иде. Оештыручылар вәгъдә иткән шаккатырулар да шушында ук башланды - узган ел игътибар үзәгендә Фирдүс Тямаевның «алтылы» машинасы булса, быел Ләйсән Мәхмүтованың мотоциклда килеп туктавы иде.
Артистлар атна дәвамында социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында тамашачыларны кызыл келәмгә чакырып мөрәҗәгать итсәләр дә, көн салкын булганлыктан, алар белән очрашып, фотога төшәргә теләүчеләр бик күп булмады.
Чара алдыннан журналистлар белән очрашу вакытында тамашаның биш сәгать дәвам итәчәге турында әйткәннәр иде. Әмма концерт алты сәгатькә сузылып, төнге 11 тулып киткәч кенә тәмамланды.
Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов, Иркә һәм Рифат Зарипов, Айваз Садыйров һәм Назлыгөл Сөнгатуллина - барлыгы алты кеше алып барды. Ә менә алдагы елда шушы ук чараның һәм «Барс-медиа»ның икенче «баласы» - «Татар җыры»ның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова тамашада күренмәде.
Җырчылар һәм номинацияләр
Йөздән артык җырчы исә 45 номинациядә бүләкләнде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел «Ел артисты», «Иң яхшы җыр», «Иң яхшы клип» кебек классик номинацияләр белән беррәттән «Эпотаж җырчы» (җиңүчесе - Диана Таҗетдинова «Сине көтәм» җыры белән), «Иң яхшы рингтон» (җиңүчесе - Мөнир Рахмаевның «Эх, күр әле» җыры), «Ютуб йолдызлары» (Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов «Кара күзләремә» җырлары белән), «Иң яхшы ремейк» (Мәликәнең «Алматаның алмасы» җыры) кебек заманча номинацияләр дә булды. «Яхшы блоггер» һәм «Itunes һәм Google Play платформаларында сатылучы җыр» номинацияләрендә җиңеп чыгучылар да игълан ителергә тиеш иде. Әмма, ни сәбәпледер, болар телгә алынмады.
Шәхсән үзем чыннан да лаеклы алынган урыннар дигәндә, «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә җиңгән Ильвинаның «Түзә йөрәк» программасын һәм «Гастрольләр рекордсмены» булып танылган Элвин Грейны әйтер идем. Соңгысы елына 748 концерт куйган. Әмма артистлар һәм номинацияләрдә буталчыклыклар килеп чыкмасын өчен, җырчы теге яки бу номинациядә җиңүче булып игълан ителү белән үк җырын башкарып кереп китсә, уңышлырак булмас идеме икән, дигән теләк җиткерәсе килеп калды оештыручыларга. Шунысы кызыклы, сәхнә артында сөйләшеп торган вакытта, кайбер җырчылар хәтта үзләренең нинди номинациядә җиңеп чыкканын да белми иде. Ә Сылуга, мәсәлән, «Эпатаж җырчы» номинациясендә җиңеп чыгуга «дәгъва белдерүе» турында тамаша алдыннан гына билгеле булган. Җырчылар һәм номинацияләр темасын дәвам итсәк, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең беренче статуэткасын алды. Ул «Романтик җырчы» номинациясендә җиңде. Ә менә «Татар радиосы» ди-джее Булат Бәйрәмов ике - «Гаилә кыйммәтләре» һәм «Иң яхшы алып баручы» номинацияләрендә җиңү яулады.
Болардан тыш, ТМТВнең махсус номинациясе - «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» - эстраданың олпат җырчысы Флюра Сөләйманова да бүләкләнде. Әмма сәламәтлеге начар булу сәбәпле, тантанага гына килә алмады.
Иң күп алкышларны Башкортстаннан чыккан җырчылар җыйды. Тамашачы Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Радик Юльякшин, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров һәм Салават Фәтхетдиновның чыгышларын аеруча яратып кабул итте. Шулай ук Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм «Артур-Марат» дуэты да йокымсырап утырган тамашачыны җанландырып җибәрде. Ә менә берничә номинациягә дәгъва кылсалар да, концертта Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясамады. Шулай ук тамашачылар әлеге матур бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллинны да күрергә теләүләрен җиткерде. Ә менә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем бик матур образларда кызыл келәмнән узсалар да, ни өчендер, сәхнәдә алар өчен урын табылмаган...
Тантананың номерларына килгәндә, былтыргы сигвейлар быел мотоциклларга, голландия бакчалары туган якның алма бакчаларына алмашынды. Эксклюзив графика, танцеваль һәм театральләштерелгән номерлар, спецэффектлар - ТМТВ премиясенә килгән тамашачыларга әнә шундый шоу тәкъдим ителде. Үзенчәлеге, зәвыгы белән иң истә калган номерлар дигән вакытта Ильвинаның һәм Лилия Хәйруллинаның чыгышларын әйтергә мөмкин.
Соңгы вакытларда төрле матбугат чараларында: «Миңа хәзер «Татар җыры» кебек тамашалар кызык түгел...», «...Иң соңгы чыгыш ясаган җырчы иң яхшысы дигән сүз түгел әле, менә минем хәзер ахырга кадәр көтеп торасым килми, шуңа күрә алданрак чыгыш ясап, кайтып китәргә тырышам», - дип белдергән Салават Фәтхетдинов иң ахыргы чыгыш ясады. Ул «Ике гасырның иң яхшы җырчысы» номинациясендә җиңеп чыкты. Һәм, алда язганымча, тамашачыларның алкышларына күмелде. Концертка килүчеләрне, бәлки, Салават һәм Радик Юльякшин арасындагы тарткалашу да кызыксындыргандыр. Журналистлар белән очрашу вакытында Элвин Грей:
- Мин батл турында игълан иткәннән соң, Салават абый белән очрашканыбыз юк. Беренче тапкыр ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында күрешәбез, - дигән иде бит.
Әмма, шөкер, әлеге буыннар каршылыгы турында сәхнәдә бер генә авыз сүз дә кузгатылмады. Мондый тема өчен урыны да, көне дә ул түгел шул.
«Җыр булмаса, җырчылар ачтан үлә»
Көтеп алынган, һәр кешенең диярлек телендә һәм игътибарында була торган тамаша турында, һәр елдагыча, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Алар турында озаклап тукталасы килми, шулай да халык шагыйре Роберт Миңнуллинның һәм язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзинның гомумән татар җырына, мондый төр тантаналарга карата фикерләрен җиткерсәк, оештыручыларга - файдалы, ә тамашачыларга кызыклы булыр иде дип уйлыйм.
Премия җиңүчеләрен халыкка җиткерергә дип сәхнәгә менгәч, Роберт Миңнуллин: «Гәрчә җырчылар үзләре әйтмәсәләр дә, монда яңгыраган берничә җырның авторы да әле мин», - диде, җырларның авторларын игълан итмәүгә басым ясап.
Аннан соң, чыгышын дәвам итеп:
- Халкыбыз җыр турында нәрсә уйлый икән, дип, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын карап чыктым. Шуннан берничә мәкаль таптым: «Җырның җыртыгы юк». Кызганыч, бар, аларны хәтта ямарга кирәк. «Икмәк булса, җыр да була», - диелсә дә, җырчылар киресенчә уйлый. Артист өчен җыр - икмәк. «Җыр тамак туйдырмый», әлбәттә, әмма җырчыларны туйдыра. «Җырсыз яшәп булмый». Чынлап та, яшәп булмый! Җыр булмаса, җырчылар ачтан үләчәк. Яшәсен җыр, яшәсен татар җыры! - диде ул.
Алмаз Хәмзингә: «Шушы 45 номинация арасында тагын ниндиен күрергә теләр идегез?» - дип сорау бирдек. Ул:
- «Тәрбия җырлары» дигән номинация җитми. Җыр бит халыкны тәрбияләргә тиеш. Аның көе дә, тексты да уйландырырга мәҗбүр итә торган тирән эчтәлекле булсын иде. Сабый бишектә чагында туган телендә сүз әйтә алмаса да, көй ишетеп, кулларын-аякларын хәрәкәтләндерә. Шул вакытта ук күңеленә тәрбия орлыклары салына. Тамаша бик шәп, «Барс-медиа» да тырыша. Әмма күңелне бер нәрсә борчый: премияләрне халык сайласын иде, ә монда аларны бармак бөгеп санап, өләшү генә килеп чыга. Шоу бар, акча бар, техник мөмкинлекләр күп, әмма көй-эчтәлек юк. Хәзер, гомумән, тамашачы зомбилаштырылган. Аңарда өмет тәрбияләргә кирәк иде, - дип җавап бирде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар