Шәһри Казан

Җырчы Гүзәлия ире кебек кешене татар егетләре арасыннан тапмаган

Мин Мәскәүгә килгән көнне Гүзәлия Казанга китте. Юллар кисешмәде. Автор-башкаручы белән инде аның поезды Казаннан Мәскәүгә китәргә санаулы минутлар кала гына очраштык. - Гүзәлия, Казанда нишләп йөрдегез? - "Мәйдан" каналының съемкаларында катнаштым. Илназ Сафиуллин уздырган дискотекада чыгыш ясадым. Хәзер менә клип төшерергә әзерләнеп йөрим. Клипта ирем дә катнашачак. Шуңа күрә...

Мин Мәскәүгә килгән көнне Гүзәлия Казанга китте. Юллар кисешмәде. Автор-башкаручы белән инде аның поезды Казаннан Мәскәүгә китәргә санаулы минутлар кала гына очраштык.

- Гүзәлия, Казанда нишләп йөрдегез?

- "Мәйдан" каналының съемкаларында катнаштым. Илназ Сафиуллин уздырган дискотекада чыгыш ясадым. Хәзер менә клип төшерергә әзерләнеп йөрим. Клипта ирем дә катнашачак. Шуңа күрә хәзер көн саен спортзалга йөри, матур кием эзли, дулкынлана. Моннан тыш, 20 нче мартта Казанда, 21е Чаллыда концертымны куям. Бик күп иҗатташ дусларым катнашачак.

- Белүемчә, сез күп балалы гаиләдә тугансыз. Үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.

- Мин Чувашия республикасының Батыр районы Татар Согыты дигән матур авылда, гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгәнмен.

- Ун бала бер өйгә ничек сыеп бетте? Балачакның нинди кызыклы мизгелләре хәтердә калган?

- Дәү әни ялгыз булгач, мин күбрәк аның янында үстем. Ул иртән мине вәгазь сөйләп, җырлап уятты, намаз укырга өйрәтте. Минем битем әрләннеке кебек салынып тора иде. Җитмәсә, бит тулы сипкел. Әй, ояла идем инде. Әни кибеттә эшләгәч, мине үзе белән ала. Мине прилавкага бастырып, дәү әни өйрәткән догаларны укыталар. Шуның өчен кәнфит бирәләр. Кыяфәтемнән оялсам да, дога укыганда читенсенми идем никтер. Олы абыем белән минем арада яшь аермасы 18 ел. Унынчы бала булгач, миңа яңа кием эләкми, барысыннан да калганны киеп үстем. Ә соңрак, апалар үсеп җиткәч, мине курчак кебек киендерделәр инде.

- Бертуганнарыгыз кайсы өлкәләрдә хезмәт куялар?

- Агроном да, инженеры да, эретеп ябыштыручысы да, психолог, төзүчесе дә бар. Олы апам Мәскәүдә мэриядэ эшли. Казандагы апа - җырчы, Мәүлидә Мортазина. Беләсездер инде.

- Гаиләгез бик үзенчәлекле. Җыр-моңга сәләт сезнең икегездә генәме?

- Аз-азлап булса да, барыбызда да бар инде ул. Әнием Сания - искиткеч тавышлы. Тембрым аңа охшаган.

- Зур сәхнәгә беренче кем чыкты? Мәүлидә апамы, сезме?

- Ни гаҗәп, мин. Гаҗәп дим, бик оялчан идем мин. Хәер, хәзер дә бетмәде әле ул. Елмаймый да идем, җитди булдым. Мәүлидә апа сораган һәр кешегә шундук җырлап бирә, миннән булмый гына бит. Әмма, Ходай язгач, барыбер сәхнәгә чыгарга насыйп булды.

- Ә көй язуга сәләт кайдан килгән сезгә?

- Табигатьтән. Беренче җырымны бәйгедә катнашу өчен яздым. Җырларга җыр булмаган өчен генә. Шигырен дә, көен дә үзем иҗат иттем.
"Каеннарны кочты ана,
Каенлыкта ул адашты,
Кайрыларын сыйпый-назлый
"Балам" диеп ул саташты..."
Элек "Татар җыры" дип атала иде ул бәйге. Шушы җырым белән дипломант булдым. Жюрида Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Салават иделәр. Күп җырчылар шул җырны әле һаман да миннән сорый, ләкин бирә алмыйм мин аны...

- Шуннан сәхнәгә туры юл ачылдымы?

- Мине "Заман" егетләре күреп алды. Алар белән алты ел эшләдем, ике альбом яздырдык. Төркем таралгач, олы диңгездә үземә генә йөзәргә туры килде.

- Мәскәүгә нинди җилләр ташлады?

- Апаларым, күп кенә туганнар Мәскәүдә яши. Шуңа күрә мин дә монда төпләнергә булдым.

- Россиянең башкаласы ничек кабул итте? Беренче килеп төшкән көннәрне хәтерлисезме?

Реклама

- Хәтерләмичә... Туганнар булгач, ияләшү авыр булды димәс идем. Үземне табар өчен күп җирдә эшләп карадым. Балалар белән дә, нотариуста да, ресторанда да...

- Әнә шул үзеңне табарга теләү омтылышы газиз ярыгызны табарга да ярдәм иткән бугай?

- Әйе. Ирем белән танышканда ресторанда администратор булып эшли идем. Ул тамак ялгап чыгарга дип кергән. Шул вакытта минем белән танышырга теләген белдерде. Мин игътибар итмәгәч, "Лә иләһәилләллаһ Мөхәммәдүр расүллаһ" дип әйтеп куйды. Мин шаккаттым, телсез калдым диярлек. Менә шулай таныштык. Очраша башладык. Ул миңа Коръән, ислам дине турында сөйли иде. Күңелемне шулай яулап алды. Бер елдан соң гаилә учагыбызны тергезеп җибәрдек.

- Ирең рус милләтеннән бугай. Әти-әниең каршы килмәдеме?

- Юк. Миңа андый тәртипле, кешене хөрмәт итә белә торган татар егете очраганы юк иде. Әнине дә бик хөрмәт итә. Мин кечкенәдән Ходайдан тыныч, акыллы иптәш сорадым. Ходай Тәгалә теләгемне кабул итте, Аллага шөкер. Аның мөселман булу-булмавы - вакыт эше. Ул инде "Лә иләһеилләллаһ"ны көн саен әйтә. Аны өч мәртәбә әйтсә дә, кеше мөселман була ди бит... Берәр нәрсә булса да, "Әй Аллам" дип куя. Татарча да бераз аңлый.

- Ирегез кайсы өлкә кешесе?

- Банкта система администраторы булып эшли. Авиация институтын тәмамлаган гади генә бер егет. Эчми, тартмый, "гулять итми". Спортны ярата.

- Гүзәлия, Мәскәүдә ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Бәйрәмнәр оештыру агентлыгы булдырдым. Шуңа күп көч китә. Җырлар язам.

- Бүгенге көндә ничә җырыгыз бар?

- 300 тирәсе.

- Шулар арасыннан иң популярларын санап китик әле!

- Иркәнең "Татлы мәхәббәте", Булат Нигъмәтуллинның "Мәхәббәт дәвалары", Алсу Әбелханова башкаруында "Аязым", "Янам гына, көям генә", Радик Юльякшинның "Бәхетемнең йозагы", Айдар Галимов башкаруында "Язган язмышыбыз" һ.б.

- Йоклап ятканда сез язган җырны куйсалар, таныйсызмы?

- Ю-юк. Кайсы җырларымның минеке икәнен көчкә искә алам.

- Җырларны кайсы вакытта язасыз?

- Төшемдә дә, уянып китеп тә. Күңелем тулганда күбрәк языла. Кайвакытта бер утыруда биш җыр да иҗат ителә. Кайвакытта бер дә язылмый.

- Журналист булсагыз, артисттан интервью алганда нинди сорау бирер идең?

- Менә бу ичмасам сорау! Сез җырларыгыз аша халыкка нәрсә әйтергә телисез дияр идем.

- Менә хәзер бу сорау сезгә, Гүзәлия ханым!

- Минем җырларымны игътибар белән тыңлаган кеше дә җавап бирә ала бу сорауга. Мин позитив җырлар гына җырлыйм. Бу - минем принцип. Кешеләр күңелендә өмет учагы кабызырга тырышам, якты уйлар, җылылык бирәсе килә. Мин дөньяны, кешеләрне яратам!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: