Шәһри Казан

Җырчы-тренер Әсхәт ДӨБЕРШАТР: «Эстрада җырчылары бүген барысы да диярлек сәламәтлеге ягыннан проблемалар кичерә»

Инстаграм безне соңгы яңалыклар белән вакытында таныштырып бара. Җәйгә әзерләнүләреме, бу арада җырчылар көне-төне спорт залында шөгыльләнә.

Күпләр бу эшне танылган тренер Әсхәт Дөбершатр белән бергәләп башкара. Күрәсең, шуңа да аны татар җырчыларының "физруг"ы дип йөртәләр. Артист, тренер, сәламәтләндерү өлкәсендә үз методикасын булдырган Әсхәт Дөбер-Шатыр белән элемтәгә чыктык.



- Татар эстрадасында бүген барысы да диярлек сәламәтлеге ягыннан проблема кичерә. Аларны дәвалау белән шөгыльләнәм. Ләйсән Гыймаева, Рөстәм Асаев, Салават Миңнеханов, Иркә, Мөнир Рахмаев һәм башкалар белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп барабыз. Куркыныч проблемалар булмаса, профилактика уңаеннан да йөриләр. Аларга минем белән рәхәт, миңа да алар белән күңелле: сөйләшер өчен уртак темалар бик күп.



Җырчылар сәхнәдән генә ялтырап торалар. Спортзалга килеп, тузган шортикларын кисәләр, җырчы икән дип берсе дә танымый. Артистмы, министрмы, йөк ташучымы - барысы да бер кыяфәттә.

- Үзегез эстрададагы кайсы коллегагыз белән дус, кемне тыңлыйсыз?
- Салават Миннеханов белән күптәннән аралашабыз. Яшь җырчылар - барысы да бик күңелле, креатив кешеләр. Әмма берсен дә тыңламыйм, чөнки тыңларлык җырлар юк. Бөтен татар эстрадасы - бер штамп буенча. Бер үк әйбер ялкытты инде. Яңа әйбер уйлап табасың икән, шундук чәйнәшә башлыйлар.



- Сезне тренер итеп яллау очсыз түгелдер?
- Сәгате - 2,5 мең сум тора. Көненә 10-12 кеше белән шөгыльләнәм. Көн тәртибем ярты ел алдан языла. 10-20 генә түгел, берьюлы 60ар тренировка сәгатен сатып алалар. Ни өчен? Чөнки башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе бар. ДЦП авырулыларга да ярдәм итәм. Кайчак миңа кешеләрне күтәреп алып киләләр һәм ахырда ул үз аякларында кайтып китә.

Реклама

- Спорттамы, әллә эстрададамы - керем кайдан күбрәк?
- Әлбәттә, спортта. Җырлап акча эшләп буламени? Җырчылар килештереп кенә йөри, аларның күпме акча эшләгәннәрен беләм. Анда керемгә караганда, чыгымнар күп. Төп керемне үзем нигез салган "Здоровый позвоночник" студиясе китерә.



- Банкетларда чыгыш ясыйсызмы?
- Юк. Мине күпчелек шәһәр чараларында һәм төнге клубларда күрергә була.


- Сер булмаса, сезгә ничә яшь?
- Нишләп сер булсын?! 55. Әмма күңелем кайдадыр 35тә. Ярты гасыр яшәлгән икәненә ышанмый. Яшьтәш дусларым да юк. Һәрвакыт яшьләр белән эшлим, алар белән аралашам. Үземнән 20-30 яшькә кечерәк булганнар белән уртак телне табуы күпкә рәхәтрәк. Хатыным да миннән 15 яшькә яшьрәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 17 апрель 2018 - 11:15
    Илшат Әминов: «Дөнья йөзендә бер генә татар калса да, без аның өчен эшләячәкбез» «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе татар журналистикасында өч студентны үз хисабына укытырга җыена. Телеканалда «Әйдә ТНВга» исемле бәйге игълан ителде, бу хакта телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда сөйләде. Матбугат конференциясендә телгә алынмый калган сорауларга ул эксклюзив әңгәмәдә җавап бирде.
    381
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 10:39
    Раиф Зиннәтуллин: «100% бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми» Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми. Балалар, бәлки, ата-аналары басымы астында аны сайламый торгандыр дип исәпли.
    367
    0
    2
  • 17 апрель 2018 - 11:03
    Осиноводан Швейцария ясамакчылар Казанда чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында барлыкка килергә тиеш. Ул Казан читендәге Осиново бистәсе янында төзелер дип планлаштырыла. Төзелеш эшләре 28 миллиард сумга төшәр дип көтелә. Завод елына 550 мең тонна чүп яндырачак. Шуның нәтиҗәсендә 55 мегаватт электр энергиясе бүленеп чыга.
    364
    0
    0
Ночной режим