16+

“Йолдызлык” фестивале Россия төбәкләре белән тәҗрибә уртаклаша

Җыр-биюгә аз гына хирыслыгы булган һәр балага да "Созвездие - Йолдызлык" фестивале яхшы таныш. Быел 750 меңгә якын сәләтле балалар тәрбияләп үстергән фестиваль зур бәйрәмен - 15 еллык юбилеен билгеләп үтә.

“Йолдызлык” фестивале Россия төбәкләре белән тәҗрибә уртаклаша

Җыр-биюгә аз гына хирыслыгы булган һәр балага да "Созвездие - Йолдызлык" фестивале яхшы таныш. Быел 750 меңгә якын сәләтле балалар тәрбияләп үстергән фестиваль зур бәйрәмен - 15 еллык юбилеен билгеләп үтә.

"Йолдызлык"ның сайлап алу туры гадәттәгечә 12 гыйнварда башланды. Өч ай дәвамында жюри әгъзалары, педагоглар Татарстанның сәләтле балаларын барлый. Ә иң-иңнәре 25 апрельдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәрелгән йомгаклау концертына җыелачак.

- Фестивальдә һәр бала да үзен таба ала. Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле диләр, "Йолдызлык" мәктәбен узган балалар тормышта бернинди ситуацияләрдә дә югалып калмый. Алар үзләрендә лидердык сыйфатлары булдыра. Мондый форматтагы фестивальләр Россиядә генә түгел, Европада да юк, - дип белдерде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Бүген "Йолдызлык" укучылары республикадан тыш дөньякүләм танылуга иреште. Кайчандыр иҗатын әлеге фестивальдән башлаган Динә Гарипова, Рузил Гатин, Артур Исламов, Айдар Сөләймановның исеме хәзер һәркемгә таныш. Фестиваль ГИТИС белән дә тыгыз элемтәдә тора икән. Башка регионнар белән чагыштырганда, уку йортында иң күп белем алучылар да Татарстаннан.

Фестивальнең иң зур үзенчәлеге - сәхнәгә чыккан миллионер баласы да, гади эшче баласы да тигез. "Йолдызлык" сәләтле балаларны үзебездә калдырырга дигән эшчәнлек алып бара. Фестиваль йолдызчыкларына һәр концерт, һәр чара өчен хезмәт хакы да каралган икән.

Кайбер балалар чыгыш ясап әти-әниләрен акча белән тәэмин итә. Бигрәк тә авыл җирлегендә, - дип сөйләде "Йолдызлык" фестиваленең генераль продюссеры Дмитрий Туманов.

"Йолдызлык"ның юбилей чарасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына туры килә. Шул уңайдан быелгы фестивальгә Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган 2500гә якын чыгыш әзерләнәчәк. "Йолдызлык" балалары ветараннарны тәбрикләү чараларында да актив катнашачак. Шулай ук фестиваль укучылары быел республикабызда оештырылган Су спорт төрләре дөнья чемпионатын әзерләүгә дә зур өлеш кертәчәк.

Авылларда, районнарда сәләтле балалар барлауда район үзидарә органнарының да ярдәме зур икән. Алар булышлыгы белән балаларга чыгыш ясау өчен костюмнар тектерелә, профессиональ педагоглар туплана. Бүгенге көндә шәһәр балалары белән авыл балалаларының әзерлек дәрәҗәсе бөтенләй аерылмый, дип сөйләде оештыручылар.

Хәзер район хакимиятләре социаль-икъдисади табыштан тыш, бер-берсе белән "Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулау өчен ярыша, - дип сөйләде Дмитрий Туманов. Бу өлкәдә иң алга килкән районнар дип ул Балык Бистәсе, Актаныш, Мамадыш районнарын атады. Бу районнарда балалар җинаяте бөтенләй күзәтелми икән.

- "Йолдызлык" фестивале югары культура тәрбияләүче үзәк. Күңелендә моң булган бала начарлык эшли алмый, - дип аңлатты бу күренешне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова.

"Йолдызлык" шул кадәр тел-теш тидереп булмый торган "грандиоз" продукт. Аны карап тору, сәхнәдәге булган энергетиканы тою гына да үзе ни тора.

Бездә барысы да яхшы, ләкин безнең турында тагын да күбрәк сөйләсеннәр өчен "Йолдызлык"ка скандал җитми, - дип шаяртып алды Дмитрий Туманов.

"Йолдызлык" хәзер Россиянең бүтән регионнары белән дә тәҗрибә уртаклаша. Әле күптән түгел фестиваль җитәкчеләре Кырым республикасында булып кайткан. "Йолдызлык" хәрәкәтенә тиздән алар да кушылыр дип өметләнә оештыручылар.

Фестиваль алдында хәзер үз театрын булдыру бурычы тора. Владимир Леонов бу мәсьәләне хәл итергә вәгъдә бирде.

Фестивальгә кагылышлы икенче очрашуыбыз "Йолдызлык"ның яңа бинасында, - булыр диде ул.

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading