«Голос. Дети» проектыннан соң җырчы Алсу һәм аның гаиләсенә бик күп пычрак сүзләр ява башлады. Алсуның Instagramында да бик күп ямьсез комментарийлар калдыралар. Җырчы халыкны бу гамәлләрен туктатарга өндәгән.
“Сез мине шулкадәр туйдырдыгыз. Безне калдырыгыз! Сез кешеләр, сыртлан (гиена) кебек!” - дип инстагамына язып калдырган ул.
Соңыннан Алсу бу сүзләрен бетергән, ләкин әлеге комментарийны күргән халык тагын да кызган, аны оялтырга тырышкан.
Моңарчы Алсу Instagramындагы комментарийларны ябып та куйган булган инде. Аның сүзләренчә, “Голос. Дети”да җиңгән акчаларны кызы Микелла Абрамова хәйрия өчен тараткан булган.
Микела белән бәйле җәнҗалдан соң “Беренче канал” “Голос. Дети” тапшыруында катнашкан һәр финалистка берәр миллион сум акча биргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Не своим же деньги отдали , вообще благотворительностью зани аются молча
0
0
0
0
Не красиво
0
0