16+

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова: "Пандемия безне иписез калдырды"

Җырлы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар пандемиядән зарланды. Коронавирус Шәйхетдиновларның бөтен планнарын бозган, алай гына да түгел, иписез калдырган.

“Артистлар өчен аяк астыннан җирне алып аткан сыман булды. Концертлар юк. Халык белән очрашып булмый. Икебез дә сәхнә кешесе булгач, пандемия ипиебезне алды. Түләүләребез дә күп. Әле дә челтәрле бизнеска килгәнмен дим. Аның аркасында авырлыклар, акчасызлык бик сизелмәде. Хәзер бу бизнеска ныклап кереп киттек. Төркиягә укуга барып, белем туплап кайттык”, - ди Айгөл.

Билгеле булганча, Шәйхетдиновлар үз йортлары белән яши. Хәзерге вакытта мунча салырга ниятлиләр. “Мунчабыз юк иде. Мунчага фундамент салып куйдык. Яз көне күтәрергә исәп, Алла боерса. Концертлар булмаса да, яңа җырлар башкарасы килә. Өебездә үз студиябез бар, илһамланып иҗат итәбез. Тиздән Яңа елга багышланган яңа җырыбыз дөнья күрәчәк, Алла теләсә”, - диде Айгөл Шәйхетдинова.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading