Айлин төрки милләтләр исеме дип санала. Шулай ук бу исемне инглизләр дә бик яратып куллана. Испанча җырлый торган Пилар Мария дель Кармен Моника Хименес Гарсия да Айлин исеме белән чыгыш ясый. Хәзер татар эстрадасы сәхнәсендә дә шундый исемле җырчыны күрергә мөмкин.
Тышкы кыяфәте белән ул Голливуд йолдызларын хәтерләтә. Гәрчә тумышы белән Башкортстанныкы булса да. Беренче карашка башбирмәс, шул ук вакытта, масаеп йөри торган кино йолдызларына охшаган булса да, аралаша башлагач, бу ханымның бөтенләй башка төрле икәненә инанасың.
Татар эстрадасына сыйфат җитми?
Татар эстрадасында сары чәчле җырчылар әллә ни күп түгел. Заманында Мәликә бар иде, аннан соң Ландыш Нигъмәтҗанова популярлык казанды. Хәзер исә «Айлин йолдызы» туып килә.
– Татар эстрадасын күзәтеп, бик ныклап анализладым. Музыкаль татар телеканалларын күп карадым. Рус телендәге музыкаль телеканалларны ачып карыйсың да, хәтта гап-гади авыл күренеше дә анда эстетик яктан бик матур итеп бирелә. Безнең Татарстанда искиткеч матур тавышлы артистлар күп. Тавыш белән музыканың тәңгәл килүе, клипларда режиссерларның күзаллаулары югары дәрәҗәдә булуын телим, – ди җырчы.
Җырларны да, клипларны да Айлин Мәскәүдә яздыра һәм төшерә. Сәбәбе – сыйфатка бәйле. Артист андагы бәяләрнең бик югары булуын да яшерми. Мисалга, «ВИА Гра» төркеме өчен клиплар төшерү 3-4 миллион сумга төшәргә мөмкин икән.
– Яңа клибымны Мәскәүдә төшердем, әмма безнең бюджет чикле иде. Продюсерым Мурат Әбделманов – үзе режиссер. Аның бик күп идеяләре бар. Тик миңа тамашачының да иҗатымны ничек кабул итүе кирәк. Татар эстрадасында мең дә беренчеме, өч мең дә беренчеме булуым түгел, минем өчен сыйфат мөһим. Сыйфатлы җырчы булырга тырышачакмын, – ди Айлин.
– Гаилә ул – бәләкәй генә үз илем. Аны беркайда да күрсәтмим. Гаиләдә мин – әни, ул – ныгытмам. Ул – мине илһамландыра торган җир. Әгәр дә мин аны барысына да күрсәтсәм, ул минеке генә түгел, ә барысыныкы да булачак. Бөтен энергия башкаларга да чәчеләчәк. Шуңа да гаиләмне күрсәтәсем килми. Бәлки, балалар үсә төшкәч, күрсәтермен. Минем олы кызым бик матур җырлый, ә кечкенәсе балет белән шөгыльләнергә тели, – диде Айлин.
Татар кызы булса да, җырчының балалары татарча белми. Әмма бакчада әдәби татар телен өйрәнәләр икән.
– Татарстанга килгәч, ниһаять, татарлар арасына килдем дип сөендем. Ирем Эдуард – татар егете, әмма, кызганычка, татарча белми. Без гаиләдә русча гына сөйләшәбез. Ирем: «Ярым русча, ярым татарча сөйләшкәнне яратмыйм, балалар русча яхшы сөйләшсеннәр», – диде. Ныклап татар телен өйрәнмибез. Балалар бакчасында гына тәрбиячеләр аларга әдәби татар телен өйрәтә.
«Балалар да Айлин дип йөри»
Айлин исеме соңгы арада популярлаша башлады. Үземнең танышларым арасында да яңа туган нарасыйларына әлеге исемне кушучылар шактый. Әмма 30 еллар элек ул әле татарлар арасында ишетелми иде диярлек. Баксаң, Айлинның бу үз исеме түгел икән.
– Бу – сәхнә исемем. Әмма гаиләдә балалар да мине әни дип түгел, Айлин дип йөртә башлады. Мин бу исемне үз иттем, – ди ул.
Айлин җырчы буларак кына түгел, ә шул исемдәге лейбл буларак та гамәлгә ашырылачак. Проект үз эченә хәйриячелекне дә, сувенир продукциясен җитештерүне дә, матурлык мәктәбен яисә матурлык салоны ачуны да күздә тота. Җырчы исә үзе балалар өчен музыка мәктәбе ачарга хыяллана.
Комментарийлар
0
0
Гәрчә Башкортстанда туса да... Менә кайда икән бәхетсезлекнең сәбәпләре?! Мин әйтәм, ни эшләп мантып булмый бу дөньяда?
0
0
0
0
Шәһри Казан, авторлашып, язылып карадым, килеп чыкмады. Бик катлаулы сезнең белән аралашу.
0
0
1
0
И Ходаем, бу хатын җырчы түгел бит инде, буш куык кына. Матур киенеп-ясанып, күкрәк күрсәтеп сәхнәдә, имеш сыйфатлы клип ясыйм дип сөенеп утыра! Аранжировка белән дә тыңларлык түгел бит җырларын, нинди сыйфат турында сөйләргә аңа?! Тавышы юк, таланты юк, үз теленә хөрмәте юк, пустышка... Җырлары эт сөяккә бара стилендә язылган. Сәхнәне чүп басты, хәерле булсын!
0
0