16+

Җырчы Гөлназ Батталова 2 млн. сумнан артык акча откан!

Җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңеп, 2 миллион сумнан артык акчалата бүләккә лаек булды. Гөлназ белән тапшыруга ничек эләгүе, акчаны нинди максатка тотуы турында сөйләштек.

Җырчы Гөлназ Батталова 2 млн. сумнан артык акча откан!

Җырчы Гөлназ Батталова ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңеп, 2 миллион сумнан артык акчалата бүләккә лаек булды. Гөлназ белән тапшыруга ничек эләгүе, акчаны нинди максатка тотуы турында сөйләштек.

“Бу хәл үзизоляция вакытында булды. Өйдәге бар эшләрне башкарып, яңа һөнәрләрне үзләштереп, күңелсезләнеп утырган мәл иде. Берзаман “Вконтакте”га керсәм, “Золото Геленджика” тапшыруына кастинг турындагы хәбәр күземә чалынды. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Кастинг скайп аша әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Миннән ни өчен тапшыруда катнашырга теләвем, спорт белән “дуслыгым”, нидән куркуым, җиңү өчен нәрсәгә әзер булуым турында сорадылар”, - ди Гөлназ.

Кастинг нәтиҗәләре 3 айдан соң гына билгеле булган. Гөлназга шалтыратып, Геленджикка бару-кайтуны үзе түләү шарты белән, тапшыруда катнашырга тәкъдим иткәннәр. “Быел диңгезне дә күрә алмадым, яңа дуслар да табырмын, дигән уй белән ризалаштым. Әле съемкадан соң да 3 көн диңгез буенда ял иттем. Бер тапшыруда барлыгы 85 кеше катнаша. Һәр төбәктән бер кеше. Мин, үз чиратымда, Татарстанны тәкъдим иттем. Татарстан кызы җиңде дигәч тә, “тагын Татарстан иң яхшысы булды”, диделәр. Республикам белән бик горурланам. Без җыр бәйгеләрендә дә, башка чараларда да һәрвакыт алда”, - ди җырчы.

“Барлык сынаулар да авыр иде. Әмма иң соңгы сынау – шуа торган баскычтан югарыга менүе иң кыены булды. Бу тапшыруда катнашып, бөтен куркуларымны җиңдем”, - дип сөйли Гөлназ.

Тапшыру кагыйдәләре буенча, җиңүчегә өч сейф тәкъдим ителә. Беренче сейфта – 100 мең сумлык алтын тәңкә, икенче сейфта - 500 мең сумлык алтын кукуруз, өченче сейфта – 2 миллион сумнан артык 1 кг алтын. Гөлназ иң төп призга – 2 миллион сумнан артык акчалата бүләккә лаек булды. Хәзерге вакытта документ эшләре бара, акча Яңа елга кадәр күчерелергә тиеш, ди.

Гөлназдан: “Акчаны нәрсәгә тотарга җыенасың?” - дип сорагач: “Акчаны кулыма тотмаган килеш әйтергә теләмим. Шулай да коронавирус белән чирләгәннән соң, тернәкләнү узмаган идем. Сәламәтлегемне кайгыртасы бар. Әлбәттә, иҗатыма да игътибар бирергә телим”, - диде ул. 

Гөлназ Батталова Геленджикта 10 катнашучы белән аеруча дуслашкан. “Безне бер кунакханәгә урнаштырдылар. Алар минем өчен ихлас күңелдән сөенде. Хәтта якын дусларың да синең өчен болай шатланмаска мөмкин бит. Без әле дә аралашабыз. Яңа дусларым белән гыйнвар аенда Мәскәүдә күрешергә уйлыйбыз, Алла теләсә”, - ди Гөлназ.

Шунысы кызык: Гөлназ Батталованың 2 миллион сумнан артык акча отуын белгәч, кияүдә булмаган кызга ярәшергә теләүче егетләр артып киткән. 

Гөлназны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading