16+

Җырчы МакSим: «Ике ай хастаханәдә яттым»

Бик каты авырудан соң җырчы Максим үзенең беренче интервьюсын биргән.

Җырчы МакSим: «Ике ай хастаханәдә яттым»

Бик каты авырудан соң җырчы Максим үзенең беренче интервьюсын биргән.

Соңгы елларда Казан кызы, 37 яшьлек җырчы МакSимның шәхси тормышы (чын исеме - Марина Абросимова) - сер итеп саклана иде. 2020 ел башында эстрада йолдызы көтмәгәндә сәхнәдән китү турында игълан итте, матбугат чаралары белән аралашудан туктады һәм зәңгәр экраннарда күренмәс булды, шулай ук социаль челтәрләрдән барлык фотоларын юк иткән ул. Бу күренешкә тәфсилләп аңлатмалар бирелмәде: үзенең бердәнбер рәсми белдерүендә җырчы "сәламәтлек белән бәйле" сүзләр белән генә чикләнә.

Һәм менә хәзер МакSим үзенең тормышы турында түкми-чәчми барысын да "Россия" телеканалында сөйләгән. Җырчы "Судьба человека" тапшыруына килгәч, ни өчен качып яшәвен белдергән.

Соңгы айларда артист бик нык үзгәргән: үз-үзе белән ныклап шөгыльләнгән, артык авырлык белән көрәшкән, элекке буй-сынын кире кайтарган. Алып баручы Борис Корчевниковка биргән әңгәмәсендә, йолдыз узган елның язында авариягә эләккәч, коточкыч баш авыртуы белән интеккәнен белдергән. Искәртеп үтик, җырчы клип төшерергә өлгерү өчен аэропортка ашыга һәм юлда авариягә эләгә.

Җырчы МакSимның "Судьба человека" тапшыруында сөйләгәннәрдән:

- Ике ай мин хастаханәдә яттым: башта чит илдә, аннары Россиядә. Миңа кыймылдарга да, торырга да ярамый иде, бары кеше ярдәме белән генә. Сынулар булмады, әмма эчке органнар җитди зарарланган иде. Ул чагында мин бик нык үзгәрдем - 15 килограммга тазардым. Ә аннары баш мие тамырлары белән катлаулыклар башланды: башым түзә алмаслык авырта иде. Миңа сәхнәгә чыгарга кирәк, ә мин ятакта тора алмыйча ятам һәм шунда башка баса алмавымны аңладым. Шуңа күрә эстрададан китү турында игълан итәргә туры килде.

Шул ук вакытта артист бу карарның авыруы белән генә бәйле булмавын әйтте.

- Соңгы җиде елда бик күп нәрсә булды, барысы да шулай килеп чыкканына мин шатмын, - диде МакSим.
Моннан тыш, җырчы үзенең биографиясеннән билгеле булмаган фактны әйтте: сул кулы алты бармаклы булып туган икән.

- Минем кул чугымда кечкенә генә яра бар, - дип, йолдыз баш бармагы белән янәшә булган сизелер-сизелмәс кенә күренүче сызыкны күрсәтә. -  Әни, әлбәттә, куркып киткән, ләкин табиблар: «Уйлап кара, бер куркыныч та юк. Әмма ул сезгә пианинода уйнап күрсәтмәячәк". Бу турыда миңа биш яшемдә хәбәр иттеләр, ул чакта бармагымны алып ташлаганнар иде инде, мин уйлап куйдым: "Ничек кенә уйнаячакмын әле!". Һәм фортепиано буенча музыка мәктәбенә укырга кердем.

Җырчы Казан шәһәреннән күченеп киткәннән соң, Мәскәүдәге маҗаралары турында да сөйләде. Ул вакытта МакSимның җырларын радиода яңгыратмаганнар, һәм ул җир асты кичүендә җырларга һәм шуның белән акча эшләргә мәҗбүр булган, газлы су шешәсе костюмын киеп, төрле листовкалар тараткан. Булачак йолдызның арендага алынган фатирында түзеп булмаслык шартлар булган ки, хәтта МакSим үз бүлмәсен...күселәр белән бергә бүлгән.

- Санкт-Петербургтагы концертта мин чын йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадым, шуннан соң барысы да үзгәрде. Шоуны оештыручы мине үз канаты астына алды, һәм аена 30 концерт бирә башладым. Ул вакытта минем өчен бу зур бәхет иде, һәм сәламәтлек мәсьәләләре, әлбәттә, икенче планга күчте. Шулай 10 ел дәвам итте, һәм бу вакыт эчендә мин карьерамнан башка берни турында да уйламадым, - дип сөйләде артистка әлеге тапшыруда.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading