Шәһри Казан

Җырчы Миләүшә Сафина коронавирус йоктырган

Җырчы Миләүшә Сафина коронавирус белән авырый. Әлеге мәгълүматны Миләүшә “ШК” хәбәрчесенә раслады. 

“Ирем белән икебездә дә COVID-19 вирусы. Әлеге диагнозны тест тапшырып белдек. Ирем үзен яхшырак хис итә. Минем тән температурам 37,5-38,5 тирәсендә тора. Буыннар авырта. Улыбыз Даниярда коронавирус билгеләре юк, Аллага шөкер. Беренче тапкыр кызыбыз Мәрьямнең өйдә булмавына шатланам. Питрәчтән табиб чакырттык”, - ди үз йортлары белән яшәүче Миләүшә Сафина.

Реклама

Миләүшәнең һәм гаиләсенең тиз арада сәламәтләнүен телибез!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: