16+

Җырчы Мурат Гайсин әти булды!

Татар эстрадасы җырчысы Мурат Гайсин әти булды. Мурат хатыны Альбинаның йөкле булуын 9 ай буе беркемгә сөйләмәгән. “10 ел көткән балабыз туды, Аллаһка шөкер”, - дип шатлыгы белән уртаклаша җырчы. 

Җырчы Мурат Гайсин әти булды!

Татар эстрадасы җырчысы Мурат Гайсин әти булды. Мурат хатыны Альбинаның йөкле булуын 9 ай буе беркемгә сөйләмәгән. “10 ел көткән балабыз туды, Аллаһка шөкер”, - дип шатлыгы белән уртаклаша җырчы. 

“Кызыбыз 1 октябрь көнне 19:36 сәгатьтә дөньяга килде. Баланың буе – 53 см, авырлыгы – 3300 грамм. Альбина да, бала да үзләрен яхшы хис итә. Сабыйга Мәрьям дигән исем сайладык”, - диде безгә Мурат.

Бала туган мизгелдә Мурат Альбинаның янәшәсендә булган. “Без сабыебызны ничә еллар буе көттек, шуңа да бу минутларда Альбинаның янында булырга теләдем. Ахыргача бергә булырга язсын. Алар өчен бик борчылдым ки, бала тудыру йортыннан исерек кеше кебек хәлсезләнеп чыктым”, - ди әти кеше.

“Шушы 10 ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек: “Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?”, “Кемдә проблема: синдәме, хатыныңдамы?” Барысы да Аллаһ кулында. Андый сораулар бирмәсеннәр иде. Балалары булмаган гаиләләргә сабырлык телим, беркемне дә тыңламагыз. Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, барыгызга да бәхет телибез”, - ди Мурат Гайсин.

Гайсиннар гаиләсен кызлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ике сәгать элек кызыбыз туды, Аллага Шөкер. Үзем дә роддомда булдым, "партнерские роды" иде. 9 ай эчендә бер кемгә дә әйтмәдек. Шушы 10 ел эчендә ЖУРНАЛИСТЛАРДАН һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек: "Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?", "Кемдә проблема: синдәме,хатындамы?" дип. Алла кулында барысы да!!! Аллага Шөкер! Андый сораулар кешеләр бирмәсеннәр иде, әле бала булмаган гаиләләргә сабырлык телим , бер кемне дә тыңламагыз, Аллаһы тәгаләдән сорагыз, барыгызга да бәхет телибез! Ландыш @landyshnigmatjanova рәхмәт?, сиңа да уңышлар? #муратгайсин #муратжыртеатры #татарстан #казан #казань #уфа #башкортостан #татарэстрадасы #салаватфатхетдинов #гузельуразова #интертат #анварнургалиев #матбугат #татаринформ #ришаттухватуллин #вагаповфест #рифатзарипов #татарскаяэстрада #данирсабиров #болгаррадиосы #татаррадиосы #тнв #татарэстрадасы #матбугат #фирдустямаев #elvingrey #татарэстрадасы #10елтатарстанда

Публикация от Мурат Гайсин (@muratgaisin)

 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading