16+

Җырчы Рината Тэй акча сорап халыкка мөрәҗәгать итте

Җырчы Рината Тэй коточкыч авариягә эләккән ире Сагирны тернәкләндерү өчен акча сорап халыкка мөрәҗәгать итте. 

Җырчы Рината Тэй акча сорап халыкка мөрәҗәгать итте

Җырчы Рината Тэй коточкыч авариягә эләккән ире Сагирны тернәкләндерү өчен акча сорап халыкка мөрәҗәгать итте. 

“Ел ярым эчендә без зур юл уздык – комадан Сагирның бүгенге халәтенә кадәр. Әмма бу - аякка басуның кечкенә генә бер өлеше. Алда әле - зур эшләр һәм хезмәт.

Без бирешергә җыенмыйбыз. Иремне аякка бастыру өчен мөмкин булган һәм булмаганның барысын да эшләячәкбез. Әмма үзем генә мин моны башкарып чыга алмыйм. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Без Мәскәү клиникасына барырга җыенабыз. Анда яшәү белән дәвалану өчен бер көнгә 23 мең сум акча түләргә кирәк. Дәвалану курсының вакыты – кимендә бер ай.

Дуслар, финанс мөмкинлегегез булса, шушы авыр вакытта ярдәм итүегезне үтенәм. Хәтта кечкенә генә сумма да ярдәм итәчәк. Сез моның никадәр дәрәҗәдә мөһим булуын күз алдына китерә алмыйсыз. Мин сезгә бик рәхмәтле. Сагир да рәхмәтле, ул хәзер барысын да аңлый”, - ди Рината.

Акчаны түбәндәге карталарга күчерергә мөмкин: 

Реквизиты:

- Сбербанк 2202 2022 7242 5152 - жена Самигуллина РУЗИЛЯ Ринатовна

- АЛЬФА банк 5559 4941 7755 9456 - жена Самигуллина РУЗИЛЯ Ринатовна
 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading