16+

Җырчы Вилли Элвин Грей ясаган мөрәҗәгатькә җавап бирде

“Минем барысы да яхшы, “шикарно” ди ул.

Җырчы Вилли Элвин Грей ясаган мөрәҗәгатькә җавап бирде

“Минем барысы да яхшы, “шикарно” ди ул.

Берничә көн элек Элвин Грей инстаграм битендә VILLI проектының төгәлләнүе турында хәбәр иткән иде. Ул Вилдан Шәмсетдиновка концертларда репертуарын башкаруны тыелуын, аларның барлык ротацияләрдән алынуын һәм псевдоним белән җырларның Вилданныкы булмавын да әйтте. Концертларны оештыручыларга бу артистны чараларга чакыру закон тарафыннан рөхсәт ителмәвен дә әйтергә онытмады.

Вилдан да инстаграм битендә концертларда чынлап та җырларын башкарырга ярамавын һәм моңа әзер булуын белдерде. “Мин аңа әзер идем. Псевдонимым лейблга кадәр бар иде. Минем барысы да яхшы, “шикарно”, – дип тә өстәде ул.

Язылучылары исә лейблдан ни өчен киткәнлеге турында җавап ишетмәвенә көенде. “Әгәр дә артист икәнсең, лейблдан киткәч, вакытыннан алда китүеңнең сәбәбен аңлатырга тиешсең. Бу профессионально түгел” диючеләр дә табылган. Берсе бу бәхәсләрдән туептыр инде, “күтегезгә тибеп кырда эшләтергә иде, белер идегез аннары” дип язып куйган. Вилданга теләктәшлек белдереп, “молодец, главное үзең булып кал, удачи тебе. Алдагы тормышыгызда уңышлар гына юлдаш булсын, вы очень красивая пара” дигән.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading