16+

Җырчы Зөфәр Билалов гаиләсендә кайгы

“Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең”, ди ул туганы турында.

Җырчы Зөфәр Билалов гаиләсендә кайгы

“Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең”, ди ул туганы турында.

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов инстаграм битендә бертуган абыйсының вафат булуын хәбәр итә.

“Эх, Ильдус абый! Гомерең шулай кыска булыр диеп уйламаган идек! 58 яшеңдә! 5 бертуган арасында иң сабыры, иң түземе, ин тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, энекәш, бездә генә кунарсыз димәссең, чәчәк бәйләмнәрең күтәреп сәхнәгә чыкмассың... 2020 елның, 3 мартында сезгә кагылып чыккан идем. «Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле, күптән төшкән юк бит синең белән!» дидең. Ә ул минем синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып устек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах түрләрендә булсын! Бәхил бул”.
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading