16+

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бер күзле кыз төшерелгән обойны күргәнегез бармы?»

Татарстанның халык артисты, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм сәхифәсенә креатив обойлары турында язма урнаштырган. Ышаныгыз, мондый обойлар башка берәүдә дә юк.

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бер күзле кыз төшерелгән обойны күргәнегез бармы?»

Татарстанның халык артисты, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм сәхифәсенә креатив обойлары турында язма урнаштырган. Ышаныгыз, мондый обойлар башка берәүдә дә юк.

«Кайчандыр мин менә шундый афишалар ясаткан идем, матур, көтелмәгәнчәрәк булсын дип. Креатив карашлы фотограф таптым...

Администраторыбыз Ринат Хайбарович шушы афишаны алып район, шәhәрләргә концертларымны оештырырга китте. Бер мең штук алып китте, шул килеш 950 штугын кире күтәреп алып та кайтты?Кайтты да, боларны забраковали, дип афишага курсәтә? Сине монда берсе дә танымый, нинди "бер күзле Зәйнәб бу", дип әйтәләр ди? Яңа афишалар кирәк, монысы бармый, дип студиядә калдырды, алты елдан бирле hаман шунда өелеп торалар.
Карап тордым да бүген, обой өчен бик матур була икән дип, тузансыз җиргә алып куйдым))
Менә мин әйтәм "креатив”, "яңа караш" дип карыйбыз, аңлап бетерерләр микән, дип уйлап тормаганмын ? Үземә ошагач, халыкка да ошар, дип уйлаган идем(((

...Кибет киштәләрендә каян табыр идем әле мин шундый "бер күзле кызны?!"?

Кемнәргә бу фото-афиша ошый, кургәнегез бар идеме!» Әлеге пост астында җырчының иҗатын яратучы җансөярләре күпсанлы комментарийлар калдырган. Алар арасында Зәйнәбне Илсөя Бәдретдинова, Айгөл Сагынбаевага ошатучылар да бар. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу концерт афишасы тугел инде элбэттэ,Зэйнэп ярата инде кеше гажэелэндерергэ,матур рэсем,лэкин анлаган кешелэр эчен,кургэзмэлэр залына куярга була!

    Мөһим

    loading