16+

Зөфәр Хәйретдинов: «Ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем»

Россия авторлык җәмгыятенең кулга алынган гендиректоры урынына яңа җитәкче куелуын РАОның Татарстандагы филиалы рәисе шәрехләде.

Зөфәр Хәйретдинов: «Ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем»

Россия авторлык җәмгыятенең кулга алынган гендиректоры урынына яңа җитәкче куелуын РАОның Татарстандагы филиалы рәисе шәрехләде.

"Ни әйтим? Күңелле хәлләр түгел инде андагы ыгы-зыгы. Өстә барган хәлләргә без йогынты ясый алмыйбыз", дип шәрехләде Россия авторлык җәмгыяте җитәкчелеге белән бәйле үзгәрешләрне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җәмгыятьнең Татарстан филиалы җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов. Ул РАОның җитәкчелек алышыну турындагы хәбәр килеп ирешүен раслады.

Россия авторлык җәмгыятенең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, җәмгыятьнең унике филиалы бар. Гадиләштереп әйткәндә, филиалларның функциясе - акчаны җыеп Мәскәүгә җибәрү, ул аннан Россия авторлык җәмгыятенең баш офисы аша авторларга әйләнеп кайта.

"Әлбәттә, ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем. Мин бит әле РАОның Татарстан филиалы җитәкчесе булуым өстенә автор да. Авторлык акчаларының тиешле дәрәҗәдә килмәве күренә иде. Башка авторлардан да шикаятьләр килеп торды. Бәлки яңа җитәкчелек милли регионнарга игътибарын арттырыр дип өметләнәбез", диде Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

Мәгълүмат өчен: Россия Юстиция министрлыгы Россия авторлык җәмгыятенең (РАО) яңа директоры итеп, кулга алынган Сергей Федотов урынына, Максим Дмитриевны билгеләгән дип яза "Ведомости" министрлык вәкиле сүзләренә сылтама белән. Документлар тиешле тәртиптә рәсмиләштерелеп бетергәнче үк Дмитриев эшен башлаган, "барысы да каршылыкларсыз, тыныч юл белән хәл ителәчәк" дип ышандырган.

Максим Дмитриев - Беренче музыкаль нәшриятка (ПМИ) нигез салучы, ягъни, Россия музыкаль "базарында" иң эре катнашучыларның берсе. Бу елның 31 августында - чираттан тыш оештырылган конференциядә Дмитриев РАО әгъзасы булган авторларының бер өлеше тарафыннан авторлык җәмгыятенең генераль директоры итеп сайлап куелган иде. Әлеге утырышта авторлар гендиректоры Сергей Федотовны, аның әнисен һәм гендиректор урынбасары Вера Федотованы эшеннән чыгарып, авторлык советны тулысынча алыштырдылар. Авторлар әлеге адымнарын РАОның авторлык акчасын бик аз түләүдән канәгатьсезлек белдерү белән бәйләп аңлаттылар. Конференцияне оештырыучылар Сергей Федотовның эре күләмдәге мошенниклык өчен кулга алынган булуын да билгеләп үткәннәр иде. Ул РАОдагы эшчәнлеге буенча гаепләнә - МВД Федотовның РАОдан 500 миллион сумлык күчемсез милекне үзләштерүе буенча шик белдерә.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading