16+

Зифа НАГАЕВА: «һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк»

- Иртә торгач та, тәүге шөгылем - йөгерү. Инде ничә ел бер көн дә йөгерми калганым юк. Тышта, саф һавада йөгерәм, һава торышы начар булса - өйдә тренажерым бар. Иртәнге күнегүгә 35-40 минут вакыт бүленә. Аннары - иртәнге аш. Ул, гадәттә, ботка була. Солы боткасын яратып ашыйм, оныкларыма да бу...

- Иртә торгач та, тәүге шөгылем - йөгерү. Инде ничә ел бер көн дә йөгерми калганым юк. Тышта, саф һавада йөгерәм, һава торышы начар булса - өйдә тренажерым бар. Иртәнге күнегүгә 35-40 минут вакыт бүленә. Аннары - иртәнге аш. Ул, гадәттә, ботка була. Солы боткасын яратып ашыйм, оныкларыма да бу гадәтне сеңдерәм. Гастрольләрдә дә ботка әзерлим. Артистлар моңа элегрәк көлеп карасалар, хәзер өйрәнеп беттеләр инде: «Бүген ботка юкмыни? Син бит тәмле пешерәсең», - дип сорый башлыйлар. Яз-көз бассейнга йөрим, кыш чаңгыда шуам. Җәен аеруча ошый инде - велосипедтан төшкәнем дә юк. Авылда да, шәһәрдә дә велигым бар.

Безнең яшьтә кан басымы тик тормый бит. Әзрәк майлырак ризык ашасаң да, күтәрелә. Шуңа һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк дим. Бүгенге тормыш девизым да шундый: «Чама белән!» Күңел яшь дисәң дә, организм «туза» бит. Яшьләрдән калышмыйм дип, теләсә нәрсә ашап, теләсә нинди физик күнегүләр ясап булмый.

Бөтенләй дару эчми торып та булмый. Хроник чирләр барыбызда да бардыр инде ул. Табиб кушканын эчеп бару кирәк.

Сәламәт булуның сере - ул эш. Ялдамын, бәйләм бәйлим дип ятсаң, чир шундук уратып ала: остеохондроздан башлап... Көн дә эштән аерылмый, план корып яшәргә кирәк. Шәхсән мине музыка коткара. Көн-төн җыр иҗат итеп, ләззәтләнеп яшим. Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Сәламәтлекнең тагы бер сере - оптимизм! Пессимист булып яшәргә ярамый! Һәр нәрсәгә куанып, күңел төшенкелегенә бирелми яшәргә телим сезгә, дусларым!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading