Шәһри Казан

Зинира Рамазанова: "Аралар суынса, гаиләдә тәртип югала"

Зинира Рамазанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ике ел декретлы, кредитлы яллар булды. Ризат аны сәхнәдә кызык итеп: “Мин – кредитта, хатын – декретта булды”, – дип сөйли. Башта коронавирус булды, аннары бәби алып кайттык", - ди Зинира.

– Ризат белән бергә укыгансыз икән. Мәхәббәт хисләре шул чакта уяндымы?

– Дүрт ел буе Ризат белән бергә укыдык. Соңгы елда гына бер-беребезгә тартылдык. Ул башта Илсөя Бәдретдинова төркемендә алып баручы булып эшләде, гел гастрольдә иде. Дәүләт имтиханына әзерләнгәндә, репетиция вакытында бер-беребезгә якынайдык. Университеттагы кызлар белән аның машинасына утырып кайта идек, кич белән сөйләшеп утыруны гадәткә керттек. Башта дуслар булдык, аннары дуслык мәхәббәткә әверелде.

– Ни өчен элегрәк җырламадың? Сәхнәдә бер дә күренмәдең.

- Сәхнәгә чыгарга бик күп акча, мөмкинлек кирәк. Бер җырны әзерләү 70 мең сумнан да ким тормый. Ә ул вакытта андый мөмкинлегем юк иде. Әти белән әнидән гел акча сорап булмый бит инде дип, тырнак үстерү белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен җыйнак кына бер өстәл кирәк иде, аны Ризат белән кибеткә барып алдык. Аның да тарихы кызык. Таксига түләгәнче, Ризатка түләрмен дип аңа мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта йөрми идек әле. Миңа ошаган өстәлләр 7-8 мең сум тора иде. Яшь гаилә өчен дип куелган 2-3 мең сумлык өстәлгә күзем төште. Әмма ничек алырга? Без бит гаилә түгел. Ризат: “Әйдә!” – дип өстәлне алды да кассага китте. Сатучыны: “Без – яңа өйләнешкән пар”, – дип алдады. Ә сатучы язылышу турындагы таныклыкны сорады, ул булмагач: “Балдакларыгыз кая соң?” – диде. Ризат: “Ничек инде ышанмыйсыз?” – диде дә, иренемнән суырып үпте. Шок хәлендә калдым. Әмма үптермичә дә булмый, өстәл кирәк бит (көлә). 
Сәүдә үзәгендә күн эшләнмәләре кибетендә дә эшләдем. Җырчы булырга омтылыш юк иде, үземне косметология юнәлешендә күрдем. Дипломны алырмын да бизнесвумен, ягъни эшмәкәр булырмын дип уйладым. Ризат белән яши башлагач, ул мине сәнгатькә алып кереп китте, сәхнә белән таныштырды. Ә бервакыт Уфадагы укытучым: “Зинира, үзе генә җырлаучы җырчылар күп. Сез бит ирең белән бергә укыгансыз. Әйдә, бергә җырлагыз әле”, – дип тәкъдим ясады. Ә ул безнең туйда булган иде, Ризатны шунда күреп калды. Айдар абый Тимербаевка мөрәҗәгать иттек тә, беренче хит җырыбыз – “Бул үземә генә” җырын язып бирде. Шулай итеп, сәхнәгә кереп киттек. Айдар абый да безнең белән кызыксына башлады.

– Тиз арада популяр булуыгызның һәм әле дә хит җырчылар рәтендә торуыгызның сере нидә дип уйлыйсың?

– Ул популярлыкны казану өчен бик күп көч куярга кирәк. Бер дә җиңел бирелмәде. Суыткычта ипи, колбаса булмаган чаклар да бар иде. Безнең гаилә тормышы тулай торакның 17 квадрат метрлы бүлмәсендә башланды. Бөтен булган акчаны иҗатка сарыф иттек. Ризат мәҗлесләрдә, таксида эшләде, мин – тәрбияче.. Өч тиен тотмыйча, ун тиен алып булмый, диләр. Әти-әниләр дә бик булышты. Маллар үстереп, сатып, ул акчаны шулай ук иҗатка тоттык. Диңгезгә дә беренче тапкыр күптән түгел генә бардык, тунны да былтыр гына алып кидем. Читтән караганда, барысы да бик җиңел кебек тоеладыр...

– Ризат нинди ир һәм әти?

– Бик таләпчән. Үзем дә шундый. Миңа хәзер үк, шушында ук кирәк. Ризат – игътибарлы, кайгыртучан. Кәефем булмаса, шундук: “Нәрсә булды?” – дип сорый. Күңел халәтемне аңлый. Ул – уңган, акыллы ир. Кызып китә торган ягы бар. Әти буларак бик йомшак. Балалар, бигрәк тә улыбыз Рияз әтисен миңа караганда да күбрәк ярата. Ул аны гел уйната, күңелен күрә. Гомумән, Ризат балалар белән уйнарга оста. 

– Ризат белән ачуланышасызмы?

- Ачуланышабыз инде. Без дә шул ук кеше бит. Икебез дә тиз кабынып, тиз сүнәбез. Ләкин озак үпкәләшеп, сөйләшмичә йөри алмыйбыз. Әйткәләшеп алабыз да, бергә утырып ашыйбыз, эшлибез, йоклыйбыз.

Реклама

– Зинира, хыянәт турындагы җырларыгыз күп. Хыянәтне кичерә алыр идеңме?

– Юк дип әйтермен дә, Аллам сакласын. Бу әңгәмәне дөнья күргән олы яшьтәге апалар укырга мөмкин. “Әй, балакаем, яшь әле син”, – диярләр. Моңарчы андый хәлне тоймадым, белмәдем, сизмәдем. Һәм булмасын да. Иң мөһиме – матур яшик. Арада андый хәлләр булса, аралар суына, гаиләдә тәртип югала. Андый вакытта сәхнәгә чыгып, матур җырлар да җырлап булмый. Ризат үзе дә тәртип гаиләдә башланырга тиеш дип әйтә килә. Сәхнәгә ничек, нинди кәефтә чыкканыңны, бер-береңә мөнәсәбәтеңне халык шундук күрә.

– Барысын да ташлап, өйдә генә утырасы килгән чакларың буламы?

– Ике ел декретлы, кредитлы яллар булды. Ризат аны сәхнәдә кызык итеп: “Мин – кредитта, хатын – декретта булды”, – дип сөйли. Башта коронавирус булды, аннары бәби алып кайттык. Аллаһка шөкер, көз аеннан Башкортстанда гастрольләребез башланып китте. Ә Яңа елдан соң Татарстан буйлап концертлар башлана. Балаларны, әйткәнемчә, сеңлем карый. Ул Айгизәне мәктәпкә илтә, алып кайта, өй эшләрен хәзерләргә булыша. Ә кечкенә улыбызны карашырга авылдан әниебез – Ризатның әнисе килде. Ул балалар бакчасында эшләп, кыскартуга эләгеп, фермада бозаулар карый башлаган иде. Әмма коронавирус вакытында вакцина ясатып, йөрәгенә бәрде дә, авырый башлады. Без аның фермадан китеп, безгә килүен, балаларны карашуын үтендек. Әти Сабада яши, эшли. Ялларда аның янына бергә кайтабыз, мунча кереп ял итеп киләбез. Төрле вакытлар була. Балалар авырып китсә бик кыен. Бәлки кызыма киңәшләрем, аның янында булуым кирәктер. Башка әти-әниләр кебек аларны иртән уятып, сөеп, кочаклап мәктәпкә озата алмыйбыз. Ләкин эшләргә, аларны ашатырга, киендерергә, кеше итәргә кирәк. Аллаһка шөкер, Айгизә барысын да кечкенәдән аңлады. Иң мөһиме – авырмасыннар.

– Үзеңә вакыт табасыңмы? Гомумән, ике бала әнисе матур фигурасын ничек саклый?

– Тырышам инде. Озын-озак гастрольләрдән соң, берничә көнгә өйгә кайткан арада да балаларны калдырып, сәгатьләр буена косметологка чыгып китүне бер ир дә хупламас иде. Шуңа күрә әгәр гастрольдән иртәнге якта кайтсак, балалар йоклаганда иртүк берәр процедурага барып кайтам. Сәхнә матурлыкны ярата, шуңа күрә артист һәрвакыт матур булырга тиеш. Минем турында бу җире, теге җире ясалган, диләр. Ә ясалмаса нишләрсең? Ул вакытта үзен карамый, диячәкләр. Остеопатка йөрим, ничә сәгать буе юлда бөгелеп-сыгылып йөреп аркалар авырта. Гомумән, үзеңне тонуста тотарга кирәк. Ә фигурага килгәндә, тик тормау ярдәм итәдер. Ашыйсы килгәнне ашыйм. Җәй көне авылга кайтып, пешеп чыккан ипигә яңа аертылган каймак ягып, өстенә җиләк кайнатмасы салып ашарга яратам. Ул шундук билдә дә, биттә дә беленә башлый. Көзгә таба, концертлар алдыннан тамакны тыярга тырышам. Хәрәкәттә булырга кирәк.

– Синеңчә, бәхетле гаилә формуласы нинди?

– Гаиләдә тәртип, бер-береңә хөрмәт, ике арада мәхәббәт булырга тиеш. Әти-әнигә карап балалар үсә. Балаларга дөрес тәрбия бирергә, үзебезгә тәртипле, акыллы булырга кирәк.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама аша кереп укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 ноябрь 2022 - 19:36
    Без имени
    Ошамыйсыз, татар жырын юкка чыгарасыз.