Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы. Котлыйбыз!
Җырчы беркөнне Инстаграмына эче чыгып торган фотосурәтен урнаштыргач, төрле-төрле сүзләр йөрде. Кемдер аны карантин вакытында тазарган ди, ә кемдер бәби көтә дип фаразлады.
Ландыш "Ирек мәйданы" газетасына биргән шәрехләмәсендә болай ди:
- Әлеге фото шулкадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы.
Ландыш һәм аның тормыш иптәше Фәритне ихластан тәбриклибез. Йөклелек чоры җиңел узсын, сабый сау-сәламәт булып тусын!
Комментарийлар
0
0
АЛЛАХ бүләге. Фәрит тырышкан, афәрин.
0
0
0
0
Матур кешеләрдән матур-чибәр балалар туа, инсафлы,тәүфыйклы бала булсын.
0
0